Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сезгә 5 минутта җыенып, космоска очарга тәкъдим ясадылар ди...

1961 елның 12 апрелендә Байконур космодромыннан «Восток» кораблендә беренче космонавт космик киңлеккә сәяхәткә чыга. Барлык кешелек гаҗәпкә кала. Гап-гади эш көнендә радиостанцияләр хәбәр итә: «Галәмдә - кеше!» Бу кеше - Юрий Алексеевич Гагарин була. Аның очышы бары 108 минут дәвам итә. Ләкин шул кыска гына вакыт эчендә ул кешенең галәмдә...

Космонавтика көне уңаеннан без райондашларыбызга кызыклы гына бер сорау бирдек:
«Сезгә космоска очарга тәкъдим ясадылар. Һәм менә 5 минуттан сез инде очарга да тиеш. Үзегез белән нәрсә алыр идегез?»

Гүзәл Хөсәинова, Иске Байлар авылы:
«Скафандр һәм су. Болар яшәү өчен кирәк - аларсыз берничек тә булмый».
Гөлшат Хасимова, Куады авылы:
«Үзем белән туган-тумачаларымның фотосурәтен, су һәм бер уч туфрак алыр идем. Алар миңа космоста моң-сагышка бирелмәскә ярдәм итәр иде».
Илназ Рамазанов, Биклән авылы:
«Мин бер нәрсә дә түгел, ә үземнең әти-әниемне алыр идем. Эшләре булу-булмауга карамыйча, бергәләшеп космоска очар идек».
Чулпан Гыйниятуллина, Иске Дөреш авылы:
«Космоска Яңа Бүләк авылында яшәгән Әсма әбиемнең үз кулы белән язган, инде саргаеп беткән кәгазь битендәге догасын алыр идем. Чөнки ул мине бөтен бәла-казадан саклый hәм өй исен хәтерләтә».
Рәзинә Сәетгәрәева, Биклән авылы:
«Күп әйбер алып та булмас кебек, вакыт аз. Үзем белән дога, берәр талисман, скафандр алыр идем. Аннары Гагаринның елмаюы, Терешкованың батырлыгы да комачау итмәс иде».
Гөлназ Зарипова, Иске Җирекле авылы:
«Балаларымны алыр идем, аларсыз үземне күз алдына да китермим. Аннары китаплар алу да бик урынлы булыр иде. Мин космоста да китаплар укуымны ташламас идем, һәрвакыт камиллеккә омтылу кирәк. Тагын балаларыма күп итеп конфет алыр идем, аларны көн саен сөендереп тору кирәк бит».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев