Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сыерчыклар өйле булды

Биклән авылында мәктәп белән балалар бакчасы янәшә урнашкан. Балалар бакчасы ишегалдындагы агачлардагы кошларның матур итеп сайрашуы - күңелләрне иркәли, яз җитүе турында хәбәр итә.

Агачларда берсеннән-берсе матур яңа оялар, ә ул ояларга парлы сыерчыклар кунган. Алар берсен-берсе уздырып сайрашалар, янәсе, күрәсезме аларга нинди матур урында оя куйганнар! Агачлардагы оялар саны - 11! Нинди генә формада юк бит болар: шакмак та, өчпочмак формасында да бар, аларны барысын да кул осталары ясаганы әллә каян күренеп тора.

Әйтергә кирәк, Биклән авылының «Әллүки» балалар бакчасында сыерчык оялары бик иске иде. Шул уңайдан зурлар (10 оя) һәм уртанчылар төркеменең (1 оя) әтиләре ярдәме белән, бездә бик саваплы эш башкарылды. Хәзер 11 агачны 11 сыерчык оясы бизи. Бу саваплы эшләребез бәйрәмгә әверелде. Ул көнне тәмләп пешкән коймак һәм чәй табыны янына шушы эшне башкарган әти-әниләребез килде. Сыерчык оясы бәйрәме үткәрдек дисәк тә һич арттыру булмас! Алар үзләренең эшеннән үзләре канәгатъ калып, аш-су осталарына рәхмәт әйтеп, күтәренке кәеф белән өйләргә таралдылар. Балалар куанычына бу көннәрдә чик-чама юк, күп ояларда сыерчыклар үз ояларын тапты, балалар өчен көн-төн симфония уйный.

Өлкәннәр бердән - кошларны оялы итсә, икенчедән - балаларга күпме шатлык бүләк иттеләр. Бу симфония әле яңгырар, ә шушы моңга сабыйларның шат авазы да кушылса, балалар бакчасы җәннәт бакчасына әверелер!

Зәринә Гыймазиева,
Биклән авылының «Әллүки» балалар бакчасы өлкәннәр төркеме тәрбиячесе.

Фото язма авторы тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев