Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Югары Байлар авылы халкы: «Нигә безне үги итәләр?»

Күзкәй авыл җирлеге башлыгы халыкны борчыган сорауларның бер өлешен хәл итәргә ышандырды Редакциягә Югары Байлар авылында яшәүче хезмәт ветераны Флүр Исламовтан хат килде. «Үз исемемнән генә түгел, бөтен авыл халкының үтенече буенча язам. Күзкәй авыл җирлегенә кергән дүрт авыл арасыннан нигәдер безне генә үги итәләр, борчыган сорауларыбызга ачыклык кертергә булышмассыз...

Хатта күрсәтелгән проблемалар белән якыннан танышу, анда яшәүче башка кешеләр белән аралашу өчен Югары Байларга үзебез чыгарга булдык. Олы юлдан борылып, авылга аяк басуга ук бу авылның төзек, матур булуына игътибар итәсең. Яңа төзелгән яки төзелеп килүче йортлар да шактый. Авыл җирлегеннән хәбәр итүләренчә, биредә соңгы елларда гына 12 гектар мәйданда яңа участоклар бүлеп бирелгән булган, халык бүген актив рәвештә шунда йортлар торгыза. Авылда теркәлгән кешеләр саны 250гә якын, яшәүчеләр 300дән артып китә. Җирле пунктта авыл хуҗалыгы предприятиесе юк, ат, сыер, кош-кортлар тотучы фермерлар бар. Хезмәт яшендәге кешеләрнең күпчелеге шәһәргә йөреп эшли, мәктәп яшендәге балаларны автобус Калмашка йөртә, шунда балалар бакчасына йөрүчеләр дә бар.

Сәфәребезнең башында иң беренче итеп без хат язучының үзенә - Флүр абый Исламов яшәгән йортка кагылдык. Ул түбән якта - Советская урамында яши икән. 56 ел бергә гомер иткән хатыны Мәүлидә апа белән бик матур итеп каршы алдылар безне. Барганчы ук Флүр Нури улы турында уңай фикерләр ишетергә туры килгән иде, авыл өчен, анда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреше өчен һәрвакыт борчылып яшәде, авылның активисты булды, дип сөйләгәннәр иде аның турында.

Флүр ага иң беренче итеп безне авыл кешесе, бигрәк тә өлкәннәр өчен иң мөһим объектларның берсенә - фельдшер-акушерлык пунктына алып китте. Медпункт авыл клубы белән бер бинага, дөресрәге, бинаның бер почмагына урнашкан. Монда шулай ук китапханә, кибет урын алган. Кирпечтән төзелгән зур гына бина бу. 1996 елда нигез салынган булган аңа. Шуңа күрә чагыштырмача иске дә түгел. Ләкин бина белән генәмени? Беренчедән, шушындый зур объект электр белән җылытыла. Бу инде, белгәнебезчә, чиксез күп чыгымнар дигән сүз. Икенчедән, монда су бөтенләй үткәрелмәгән. Биредә эшләүчеләр әйтүләренчә, суны хезмәткәрләр өйләреннән чиләкләп яки шешәләп ташыйлар икән. «Алып киләм, аны электр плитәсендә җылытам», - дип аңлатты фельдшер Зөлфия Харисова. Пунктның эченә ремонт кирәклеген дә әйтте ул. «Бу сорау белән җитәкче органнарга кабат-кабат чыгып карадым. Дөрес, пункт эче җылынды, элеккеге таш җылыткычларны алып, заманча торбалар куйдылар. Анысына бик зур рәхмәт», - диде ул. Стеналарда ярылган урыннар бар, бүлмәнең түшәме нык биек, аны җылытып бетерү өчен бик күп электр энергиясе кирәктер. Өлкәннәр өчен тагын бер зур проблема - медпункт баскычының бик текә булуы. «Пандус куелса, бик яхшы булыр иде, урыны да бар урнаштырырга. Бирегә бит, нигездә, безнең кебек карт кешеләр йөри, текә булмаган баскычтан менү дә проблема бит безнең өчен», - ди 80 яшен тутыручы Флүр ага. Бу сүзләрне медпунктка килгән Зөһрә апа Исламова, Сәлимә апа Хидиятуллина, кибетче Алсу Харисова да куәтли.

Фельдшер-акушерлык пунктында үзгәрешләр булырмы - өлкәннәрнең сорауларын без Күзкәй авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәевка җиткердек. «Иганәчеләр табып, пандусны җәй көне куярга уйлыйбыз. Быел шулай ук клуб бинасына газ үткәрү планлаштырыла. Монда инде ФАП та, китапханә дә, кибет тә читтә калмаячак. Бүген техник шартлар әзерләнә, аннары проекты төзеләчәк. 2018 елның җылыту сезонына газ белән керербез дип уйлыйм», - диде ул. Су кертү буенча әлегә халыкны юатырлык сүз әйтмәде җирлек башлыгы, бу эшкә 50-60 мең сум акча кирәклеген билгеләп үтте. ФАП төзүне республика программасына кертеп булмыймы, дигән сорау да яңгыраган иде очрашуда. Моңа җавап итеп, җирлек башлыгы бүгенге бинаның ныклы булуын, шуңа күрә программага кертү мөмкин түгеллеген, ремонт кына кирәклеген билгеләп үтте.

Фельдшер-акушерлык пункты янына җыелган халык урам юлларының торышына да кагылды. Аерата Лесная, Братская урамнарында, яңа участокларда яңгырлы көннәрдә юл сазга әйләнә, язгы ташу чорын ничек үтәрбез, дип борчылдылар алар. Бу җәһәттән Эдуард Гәрәев үзара салым акчасыннан бу урамнарның бер өлешенә вак таш җәелүен билгеләп үтте. «2016 елның үзара салым акчасына Новая-1 урамында 150 метрга, 2017 елның үзара салымына Г. Шәрип урамына 250 метрга вак таш салынды, Новая-1 урамында 2018 елда тагын 150 метр юл ясалачак, киләсе елларга әкренләп башка участокларга да кул җитәр дип уйлыйм», - диде ул. Сүз уңаеннан, Күзкәй җирлеге районда үзара салымны иң күп суммада җыючыларның берсе - биредә ул быел 300 сум булды. Югары Байларда яшәүчеләрнең барысы да акчаны вакытында биреп бара. Шуңа күрә, аларның акчаның нәрсәгә тотылганын беләсе килә. Эдуард Гәрәев бу мәгълүматны авыл җирлеге башкарма комитетына шалтыратып та белешергә булуын әйтте.

Яңа участокларда халыкның үз көчләре белән газ үткәрүләрен дә әйтеп үтте җирлек башлыгы. Быел Новая-2 урамында 16 йорт газлаштырылачак. Шуның белән Югары Байларда зәңгәр ягулык кермәгән йортлар бетәчәк, диде ул.

«Безнең су трассасы бик тузган, бер урынын ямап куялар, икенче җирдән тишелә. Трассаның өсте казылып бетте инде. Аннары, янгын гидранты да куйсалар бик яхшы булыр иде, бәла-каза аяк астында бит», - дип борчыган сорауларын дәвам итә Флүр ага. Гидрантны Эдуард Гәрәев җирләр кипкәч урнаштырырга ышандырды.

Авыл халкы, форсаттан файдаланып, урам утлары җитмәвен, зиратка керү юлының начар хәлдә булуын, бердәнбер башняда авария килеп чыкса, суга төшәргә чишмә дә булмавын әйтеп үтте. Дөрес, күптән түгел, иганәчеләр ярдәме белән бер чишмә төзекләндерелгән булган, ләкин аның суы кибеп бара, йөрергә дә ерак, бер чакрымлап читтә, дип белдерделәр алар. Әлбәттә, чишмәне төзекләндерү өчен бюджетта акча каралмаган. Бу эшне гадәттә авыл кешеләре җыелып башкара, аннары тантаналы итеп ача. Әйтергә кирәк, соңгы елларда чишмәләрне яңарту районда аерата активлашып китте. Югары Байларның түбән ягында инеш ярында урнашкан, элек халык бик теләп файдаланган тагын бер чишмәсе бар икән. Бәлки аны төзекләндерүдә дә башлап йөрүче табылыр.

Менә шундый моң-зарларны тыңлап кайттык без Югары Байлардан. Юк, халык үзләрендә берни дә эшләнми дип әйтми, тудырылган уңайлыклар өчен олы рәхмәтен җиткерә. Бүген менә шушы аерата мөһим дип санаган проблемаларга җитәкчелек тагын бер мәртәбә колак салсын иде, Күзкәй җирлегенең дүрт авылы арасыннан безне генә аерып калдырмасыннар иде, ди. Әлбәттә, аларның бер өлешен булса да хәл итү җае табылса, без дә шат булыр идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев