13 март 2017 яңалыклары
-
Тукай районы Яңа поселогында премьера булды
Тукай районы Яңа поселогында 10 март көнне премьера булып узды - Мәдинә Маликованың "Моң" пьесасы сәхнәләштерелде. Талгын гына ишетелгән музыка һәм сәхнә уртасында машина төзәтеп утыручы алдынгы механизатор Гыйззетдин тамашачыларны кечкенә авылның зур проблемалы дөньясына алып кереп китте. Үз көенә тыныч кына йоклап яткан авылга яшь мәдәният директоры Каләмгөл килеп...
-
Министрлар Кабинетында Илдар Халиковның ТФБ кертемчеләре белән очрашуы бара
Очрашу ябык режимда үтә. ТР Министрлар Кабинетында хәзерге минутларда Татфондбанк кертемчеләренең Премьер-министр Илдар Халиков белән очрашуы бара. Ул Мәскәү вакыты белән 14:00 сәгатьтә башланды. Баштарак очрашу республиканың Сәүдә-сәнәгать палатасында булыр дип көтелгән иде. Әлеге җыелыш ябык режимда оештырылган, журналистлар кертелми.
-
Видеокотлау конкурсында җиңгән тукайлыларны бүләкләдек
Газетабыз сайтында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан нәни укучыларыбыз арасында видеокотлаулар конкурсы узды. Сез бу котлауларны сайтыбыздан күзәтеп бардыгыз. Һәр видеокотлау безнең YouTube каналына теркәлде. Конкурсыбызда катнашкан һәр балага без иганәчебез Айрат Арысланов ярдәме белән әзерләнгән татлы бүләкләр тапшырдык. Безне аеруча Бәтке авылы балалар бакчасына йөрүче сабыйлар шатландырды. Бик зур афәрин...
-
Яз гүзәле: Конкурсантка №5 Рәзинә Сәетгәрәева
Хөрмәтле гүзәл затларыбыз: әбекәйләр, әнекәйләр, апалар, сеңелләр, кызлар-йолдызлар!!! Барыгызны да матур, тылсымлы, җылы, нурлы, ягымлы кояшлы Яз айлары белән котлыйм!!! Елмаю - ул киләчәк көнгә ышаныч, дөнья матурлыгы, тормыш иминлеге, балалар бәхете, аларның шат авазы, матур киләчәк!!! Биклән авылы ягыннан чыккан кояш нурлары сезнең тарафларга да барып җитсен, җаныгызны җылытсын,...
-
Тукай районында малайлар күбрәк туган
Узган февраль аенда Тукай районында 28 бала туган, дип хәбәр итә муниципаль район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге. Малайлар бу юлы күбрәк туган - 15 сабый, кызлар исә - 13. Гыйнвар аенда барлыгы 25 бала туган иде. Февраль аенда популяр исемнәр - Марсель, Рамазан, Азалия, Розалина, Амелия, Ясминә. Чагыштыру өчен гыйнвар...
-
Тукай районының пассажир йөртүчеләре бүләкләнде
Хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә район пассажирлар йөртү ассоциациясе башкарма директоры Равил Төхбәтуллин оешманың узган елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Аның чыгышы тәмамлангач, ассоциация составында эшләүче шәхси эшмәкәрләргә район хакимияте башлыгының рәхмәт хатлары тапшырылды. Дәрәҗәле бүләкләргә Яр Чаллы - Круглое Поле һәм Яр Чаллы - Нефтебаза маршрутлары буенча эшләүче Раушан Тимергалин, шәһәрдән...
-
Иркә исемен үзгәрткән
- Мин - гаиләдә озак көтеп алынган кыз бала. Кыз туганын белгәч үк, әтиемнең шулкадәр Иркә исемен кушасы килгән, тик алар әбиемнең васыятен үтәргә булганнар. Әбием үлер алдыннан: "Кызыгыз туса, зинхар, Айгөл кушыгыз", - дип әйтеп калдырган. Олы кешенең әйткән сүзе зур ихтирамга лаек булгач, миңа ул исемне кушканнар. Әмма...