12 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Гомере буе спорт белән янәшә
Киләсе елда районыбызның яңадан оешуына 40 ел тула. Аның беренче көннәреннән үк төрле җаваплы эшләрдә эшләгән кадрларының күбесе инде лаеклы ялда. Озак еллар район Советы башкарма комитетының физкультура һәм спорт комитетын җитәкләгән, гомумән, яшьләрне спорт белән тәрбияләүгә зур өлеш керткән Тәлгать Газиз улы Бәхтигәрәев та бу көннәрдә үзенең 75 яшьлек...
-
Ирекле көрәш буенча спортчыларыбыз сынатмады
Зәй шәһәрендә ирекле көрәш буенча, Россия спорт остасы Константин Волков истәлегенә багышланган, Бөтенроссия турниры узды. Ярышта Татарстан Республикасыннан тыш Башкортостаннан, Удмуртиядән килгән көрәшчеләр дә катнашты. Безнең команданы Круглое Поле поселогы спортчылары яклады (тренерлары Рафаэль Гыйззәтуллин). 48 килограмм авырлыкта Милана Саляхова III урын, Алишер Рахмонов белән Эмиль Гыйззәтуллин IV урын алдылар....
-
Юл һәлакәтләрендә үлгәннәрне искә алалар
Менә ун ел инде ноябрьнең өченче якшәмбесе БМО Генераль ассамблеясы тәкъдиме белән юл һәлакәте корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Акциянең максаты - юллардагы үлем очракларын киметү, бу проблемага игътибарны арттыру. Юл-транспорт фаҗигаләрендә дөньяда көн саен уртача 3 мең кеше үлә һәм 100 меңгә якын кеше җитди җәрәхәтләр ала....
-
Акыл һәм фикер йөртүне таләп итә ул шахмат уены
3 ноябрь көнне, Чаллы шәһәренең яшьләр һәм яшүсмерләр шахмат-шашкалар клубында, авылларның мәгариф идарәсе хезмәткәрләре арасында Татарстан Республикасының атказанган спорт хезмәткәре Тәлгать Газиз улы Бәхтигәрәевның 75 яшьлек юбилеена багышланган шахмат турниры үтте.
-
Федерация Кубогы ярышларына әзерлек бара
Яр Чаллыда милли көрәш буенча Республика турниры узды. Ярышларда Татарстан Республикасы шәһәрләреннән һәм районнарыннан 15 команда чыгыш ясады. Районыбыз данын Биклән авылы һәм Круглое Поле поселогы спортчылары яклады. 65 килограмм авырлыкта Илшат Миннебаев (Биклән), 70 килограмм авырлыкта Илназ Рамазанов (Биклән) I урын яуладылар. 33 килограмм авырлыкта Биклән авылы егете Нияз...
-
«Энергетик» мәдәният сарае концертка чакыра
18 ноябрь 18 сәгатьтә «Энергетик» мәдәният сараенда «Якташлык» Ассоциациясе елдагыча «Якташлыкка чикләр юк» дип аталган кичә-концерт үткәрә. Кичәне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзадә Рзаева алып бара. Белешмәләр өчен телефон: 70-16-50. Керү ирекле. 6+