12 апрель 2019 яңалыклары
-
Альбина Насыйрова: Татарстанда полилингваль педагоглар әзерләү системасы булдырырга кирәк
«Бала-Сити» полилингваль балалар үзәкләре челтәре генераль директоры бүген «Бердәм Россия» партиясе праймеризында катнашучы сыйфатында теркәлде.
-
Татарстанда биш меңләп кеше «Тоталь диктант»та үз белемен тикшереп карый алачак
Диктантны Римма Ратникова, Анастасия Исаева, танылган теле- һәм радио алып баручылар, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре укыячак.
-
Алдыйлар
Хокук саклау органнарының массакүләм мәгълүмат чаралары аша даими кисәтеп торуларына карамастан, халык мошенниклар кармагына эләгүен дәвам итә, ышанучан гражданнар һаман кала бирә. Район Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тукайлыларга сак булырга кирәклеген тагын бер мәртәбә искәртә.
-
Фликер үлемнән саклый
Дәүләт автоинпекциясе искә төшерә: юл йөрү кагыйдәләренең 4.1 пункты нигезендә, тәүлекнең караңгы вакытында җирле пункттан читтә хәрәкәт итүче җәяүленең киемендә яктылык кайтаручы элементлар булырга тиеш. Бу аны үлемнән яки тән җәрәхәтләре алудан саклап калырга мөмкин.
-
Телевизор вакытлыча күрсәтмәячәк
2019 елның 15 апрелендә Россия Федерациясенең 20 төбәгендә аналог телевидениесен туктату сәбәпле, телекомпания тарафыннан профилактик эшләрнең бердәм көнен 15 апрельдән 22 апрельгә күчерү турында карар кабул ителде.
-
Сыйфатлы орлык – уңыш нигезе
Новотроицкое авыл жирлегендә урнашкан Йолдыз Кормашев исемендәге югары технологияле орлык заводында агроконференция узды. Конференциянең төп темасы – агротехник таләпләрне үтәү һәм игенчелектә заманча технологияләр куллану. Чарада Тукай районы хужалыкларының җитәкчеләре һәм авыл хужалыгы белгечләре катнашты. Кунаклар арасында «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе генераль директоры Юрий Еров, «Агрокөч» АҖ баш технологы Булат Шакиров, ТР буенча «Россельхозцентр» җитәкчесе урынбасары Рафис Хәбибуллин да бар иде. Очрашуда язгы чәчүне унышлы башкарып чыгу аспектларын карадылар.
-
Штрафыңны вакытында түлә
Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафын вакытында түләмәгән 133 машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылды. Алардан 99 кешегә штраф салынды, 21 кеше 15 тәүлеккә кадәр кулга алынды, дип хәбәр итәләр район ЮХИДИ бүлегеннән.
-
«Кама» агрофирмасы кырга чыкты
«Кама» агрофирмасы хезмәтчәннәре беренчеләрдән булып кырга чыкты.