«Кама» агрофирмасы кырга чыкты
«Кама» агрофирмасы хезмәтчәннәре беренчеләрдән булып кырга чыкты.
Теләнче Тамак авылында урнашкан бүлекчә механизаторлары уҗымнарны тамырдан тукландыруга керештеләр. «Көзге культуралар биләгән 400 гектар мәйданга аммиак селитрасы кертелде», – дип белдерде кичә «Кама агрофирмасы җитәкчесе Рәшит Хәбетдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев