Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Фликер үлемнән саклый

Дәүләт автоинпекциясе искә төшерә: юл йөрү кагыйдәләренең 4.1 пункты нигезендә, тәүлекнең караңгы вакытында җирле пункттан читтә хәрәкәт итүче җәяүленең киемендә яктылык кайтаручы элементлар булырга тиеш. Бу аны үлемнән яки тән җәрәхәтләре алудан саклап калырга мөмкин. 

ЮХИДИ кечкенә берничә элемент кулланырга киңәш итә. Чөнки фара яктысында аларның берсе күренмәсә, икенчесе шәйләнергә мөмкин. Фликерларны киемнең өске өлешенә, күкрәк турына беркетергә кирәк. Алга, артка һәм ике ян якка берешәр итеп, дүрт фликер беркетсәң яхшы. 
Шулай ук куркынычсызлыкны тәэмин итү йөзеннән узган елның мартыннан тагын бер яңа кагыйдә кертелгән иде. Тәүлекнең караңгы вакытында җирле пункттан читтә ватылып яки башка сәбәп белән туктап калган очракта, машина йөртүче дә яктылык кайтаручы элементлары булган жилет кияргә тиеш. Мондый элементлар булмаган очракта КоАПның 12.29 маддәсе 1 өлеше нигезендә 500 сум штраф карала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев