Штрафыңны вакытында түлә
Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафын вакытында түләмәгән 133 машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылды. Алардан 99 кешегә штраф салынды, 21 кеше 15 тәүлеккә кадәр кулга алынды, дип хәбәр итәләр район ЮХИДИ бүлегеннән.
Искә төшерәбез, әгәр гражданин штрафын вакытында түләмәсә, полиция хезмәткәре аңа карата КоАПның 20.25 маддәсе 1 өлеше буенча беркетмә төзергә хокуклы.
Әгәр кагыйдә бозучы штрафын 70 көндә (10 көн кабаттан карауга бирелә) түләмәгән икән, аңа штраф суммасын икеләтә арттырып түләү яки 15 тәүлеккә кадәр кулга алу турында яңа административ беркетмә җибәрелә. Шулай итеп, хокук бозучыга 500 сум урынына 1500 сум штраф түләргә туры килә.
Районда 2016-2017 еллар өчен дә штрафларын түләмәгән гражданнар бар әле. ЮХИДИ инспекторлары аларны тиз арада түләргә чакыра. Юк икән, вакытлыча камерага эләгергә мөмкинсез. Әгәр бу җәһәттән ниндидер сорауларыгыз бар икән, район Эчке эшләр бүлегенең 109нчы кабинетына мөрәҗәгать итәргә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев