12 март 2016 яңалыклары
-
Язлар сезгә бәхет-шатлыклар гына бүләк итсен
Шушы көннәрдә генә барыбыз да Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм иттек. Әлеге уңайдан авыллардагы мәдәният учакларында, эш урыннарында күңелле бәйрәм чаралары, концертлар үтте.
-
Һава шартлары район игенчеләрен ашыгырга чакыра
Синоптиклар март аена җылы һава торышы фаразлыйлар. Нульдән югары һава температурасында инде карның да шактый өлеше эреде. Шуңа күрә язгы чәчү дә быел гадәттәгедән иртәрәк башланырга мөмкин. Бүген район игенчеләре алдында техниканы ремонтлап бетереп, агрегатларны җыеп карауны төгәлләү, минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары запасын булдыру бурычы тора. Хуҗалыклар чәчү инвентарен март...
-
Татарстан поселогы егетләре җыр төркеме оештырган
«Егетләр төркем оештырган» дигән сүзне ишетүгә күпләр криминал хакында уйлый. Әмма безнең язмадагы егетләр һич тә криминал белән бәйле түгел. «Татарстан» совхозы поселогында яшәүче өч егет - Эдгард Миникаев, Иван Королев, Артур Сөнгатуллин «БеZДна» дип исемләнгән җыр төркеме булдырганнар. Алар үзләре язган җырларга клиплар төшереп, «Вконтакте» социаль челтәренә урнаштыралар. Район...
-
Райондашларыбыз – рус теле буенча республика олимпиадасы призерлары
Күптән түгел Казан шәһәрендә рус теленнән ана телендә белем алучы мәктәп укучылары арасында үткәрелгән республика олимпиадасының йомгаклау этабы булып үтте. Әлеге олимпиадада республикабызның төрле төбәкләреннән җыелган иң акыллы, иң зирәк 150дән артык мәктәп укучысы катнашты. Район данын олимпиадада 5 укучы яклады, алар арасында Нәзлия Шәймәрданова белән Илүзә Шәйдуллина призерлар булдылар.