Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һава шартлары район игенчеләрен ашыгырга чакыра

Синоптиклар март аена җылы һава торышы фаразлыйлар. Нульдән югары һава температурасында инде карның да шактый өлеше эреде. Шуңа күрә язгы чәчү дә быел гадәттәгедән иртәрәк башланырга мөмкин. Бүген район игенчеләре алдында техниканы ремонтлап бетереп, агрегатларны җыеп карауны төгәлләү, минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары запасын булдыру бурычы тора. Хуҗалыклар чәчү инвентарен март...

Синоптиклар март аена җылы һава торышы фаразлыйлар. Нульдән югары һава температурасында инде карның да шактый өлеше эреде. Шуңа күрә язгы чәчү дә быел гадәттәгедән иртәрәк башланырга мөмкин. Бүген район игенчеләре алдында техниканы ремонтлап бетереп, агрегатларны җыеп карауны төгәлләү, минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары запасын булдыру бурычы тора.

Хуҗалыклар чәчү инвентарен март ахырына басуга чыгарлык итеп әзерләп куярга тиешләр. Ашламага килгәндә, бүген ул районда бер гектарга 38 килограмм исәбеннән әзерләнгән. Ләкин, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитовның белдерүенчә, бу гына аз. Күрсәткеч ким дигәндә 50 килограмм булырга тиеш. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермерлар бүген ашлама запасы туплауны дәвам итәләр.

Ягулык-майлау материаллары сатып алу буенча, хуҗалыклар хәзерге вакытта ташламалы ягулык алу өчен «Нефтебаза» предприятиесе белән килешү төзиләр. Март аенда литры 25 сумнан районга барысы 460 тонна, апрельдә 730 тонна солярка алу турында килешенгән.

Авыл хуҗалыгы идарәсендә фаразлауларынча, чәчүлек материалга шулай ук кытлык булырга тиеш түгел. Бөртеклеләрне үзебезнең районда орлык әзерләү белән шөгыльләнүче «Ирек», Сәйдәшев исемендәге предприятиеләрдән сатып алырга була. Бәрәңге, яшелчә орлыкларын да хуҗалыклар көздән хәзерләп калырга тырышты. Орлык яңарту максатында район җитештерүчеләре республика, чит төбәкләр белән эшлиләр.

Быел район басуларының 45 мең 825 гектар мәйданын бөртеклеләр тәшкил итәчәк. Аның 33 мең 314 гектары язгы сабан ашлыгы булачак. Азык культураларына 20 мең 344 гектар, техник культураларга - 5 мең 822 гектар, бәрәңгегә - 330, яшелчәгә - 85 гектар җир биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев