Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Райондашларыбыз – рус теле буенча республика олимпиадасы призерлары

Күптән түгел Казан шәһәрендә рус теленнән ана телендә белем алучы мәктәп укучылары арасында үткәрелгән республика олимпиадасының йомгаклау этабы булып үтте. Әлеге олимпиадада республикабызның төрле төбәкләреннән җыелган иң акыллы, иң зирәк 150дән артык мәктәп укучысы катнашты. Район данын олимпиадада 5 укучы яклады, алар арасында Нәзлия Шәймәрданова белән Илүзә Шәйдуллина призерлар булдылар.

- Мин республика олимпиадасында беренче тапкыр гына катнаштым. Анда кичергән хис-тойгыларны бер сүз белән генә әйтеп бетерерлек түгел, алар иксез-чиксез. Әлбәттә, китәр алдыннан бик дулкынландым, кайгырдым. Олимпиадада уздырган 3 көн эчендә үземнең белемнәремне тулысынча күрсәтә алдым дип әйтә алам. Мин сәфәрдән бик канәгать, хәзер исә икенче елда уздырылачак олимпиаданы көтәм һәм шуңа әзерләнәм, - дип фикерләре белән уртаклашты Түбән Суыксу урта мәктәбенең IX сыйныф укучысы Нәзлия Шәймәрданова.

Нәзлиянең алда тагын ике елы бар, аңа әзерләнергә дә, олимпиада дип аталган зирәклек дөньясына чумып, әлеге мохиттә кайнау мөмкинлеге бар. Ә менә Теләнче Тамак урта мәктәбенең XI сыйныф укучысы Илүзә Шәйдуллинаның әлеге олимпиада - соңгысы.

- Олимпиадада вакытта бигрәк тә каты дулкынлануымны беләм. Ни өчен дигәндә, син бит анда фәкать үзең өчен генә түгел, ә бөтен район өчен баш тотасың. Әле хәзер дә сынауга кергәндә һәм аннан чыкканда нинди хисләр кичерүемне хәтерлим. Башта кайгырасың, әлбәттә, ә инде бөтен бирелгән сынауларны үтеп чыккач, үзеңдә ниндидер әйтеп бетерә алмаслык көч барлыкка килүен сизәсең. Әлеге олимпиадада катнашып, приз алуыма мин чиксез сөенәм, - диде миңа Илүзә Шәйдуллина.

Шунысын да әйтеп китү мөһим: ике укучы кыз да олимпиадага әзерләнергә булышкан рус теле укытучылары Энҗе Шәрәфиева белән Алсу Абзаловага бик рәхмәтле. Әлеге укытучылар үз чиратларында ТРның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов кулы куелган Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр, дип язып җибәргән редакция почтасына Яр Чаллы шәһәренең 18нче урта мәктәбе укучысы Гүзәл Хәбибуллина.

P. S. Олимпиада призерларының күбрәк фотоларын «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев