Язлар сезгә бәхет-шатлыклар гына бүләк итсен
Шушы көннәрдә генә барыбыз да Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм иттек. Әлеге уңайдан авыллардагы мәдәният учакларында, эш урыннарында күңелле бәйрәм чаралары, концертлар үтте.
Теләнче Тамак авылының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүче сөйкемле хатын-кызларны бәйрәм белән котлап урта һәм интернат-мәктәп укучылары чыгыш ясады. Алар үзләренең җыр-биюләрен һәм шигырьләрен бүләк иттеләр. Шулай ук бәйрәм кичәсен үзенең матур җырлары белән Люция Фәйзуллина бизәде. Безне - картлар йорты хезмәткәрләрен олы яшьтәге ялгыз, физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт бик сөендерә, дип хәбәр итә картлар һәм инвалидлар интернат-йортының социаль эшләр буенча белгече Альбина Камалова.
Шулай ук әлеге интернат-йортка концерт программасы белән Кнәз авылы мәдәният йорты үзешчәннәре дә килеп, күңелле концерт программасы белән сөендерде. Гүзәл затларга үзләренең иң яраткан җырларын ирле-хатынлы Рәзинә һәм Әхәт Аитовлар, Валентина Сәгыйдуллина, Тамара Багаева, Александр Попов, Илсөяр Хәбибуллина тәкъдим иттеләр. «Айбагыр» керәшен фольклор коллективының чыгышы тамашачылар күңеленә хуш килде. Азамат Аккубеков курайда татар җырларыннан тезмәләр башкарды. Кичә дәртле җырлар, баян көйләренә башкарылган такмаклар белән үрелеп барды. Тамашачылар да карап кына калмады, бик теләп катнаштылар: һәрбер җырчыга кушылып җырларга тырыштылар, биеделәр. Кичә ахырында бәйрәмне оештыручыларга, артистларга чын күңелдән рәхмәт сүзләре яңгырады, дип хәбәр итте Кнәз авылының мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.
Ильбухтино авылында да Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм концерты булып узды. Биредә чыгыш ясаган «МК» яшьләр коллективының концерт номерлары һәрбер кешегә дә ошады. Арби Велидов җитәкчелегендәге «Рябинушка» ансамбле тамашачыларга фольклор номерларын тәкъдим итте. Шулай ук бәйрәм концертында авылның аксакалы - Нина Сенчонкова үзенең дәртле такмаклары белән чыгыш ясады. Әлеге концерт җылы мохиттә үтте, дип язган безгә Ильбухтино авылының клуб мөдире Татьяна Епифанцева.
Сәмәкәй мәдәният йортында «Тормыш яме - хатын-кыз» дип аталган бәйрәм кичәсе үтте. Бәйрәм матур җырлар белән үрелеп барды, чәй өстәле артында узды. Кунакка килгән һәр хатын-кыз да, бәйрәмгә ямь өстәп, үзләренең һөнәрләрен күрсәтте. Авыл җирлеге башлыгы Зиннур Сәгыйтов башкарган җырлар гүзәл ханымнарга иң зур бүләк булды, дип хәбәр итә Сәмәкәй мәдәният йорты директоры Альфира Исхакова.
Комсомолец поселогының «Браво» арт-үзәгендә бәйрәм уңаеннан, гүзәл хатын-кызларыбызга багышлап, иң җылы котлаулар, иң матур җырлар гына яңгырады. «Смайл» һәм «Киндер-сюрприз» вокаль студияләре җыелганнарга дәртле җырларын бүләк иттеләр. Шулай ук үзләренең чыгышлары белән Ирек Гардеев, Ләйсән Тимергалиева, Тимур Нәфыйков, Ләйсән Хәлимова бәйрәмебезгә ямь өстәделәр. Ә «Родник» ансамбле башкарган җырларга бөтен зал кушылып утырды. «Вера» хореографик ансамбле концертыбызны үзләренең шаян биюләре белән бизәде. Тамашачы аларга рәхәтләнеп кул чапты, дип хәбәр итә безгә Комсомолец поселогының «Браво» арт-үзәге директоры Анна Шәрифҗанова.
Мәләкәс авылының мәдәният йортында хатын-кызларыбыз өчен ир-атлар матур концерт әзерләп, аларны сөендерделәр. Юрий Васильев белән Руслан Иванов тамашаны үтә дә кызыклы итеп алып бардылар, хатын-кызлар тормышыннан мавыктыргыч хәлләр турында бәян иттеләр. Егетләр хатын-кызларыбыз өчен дәртле биюләр биеделәр, «Кәмит компания» миниатюралар театры мәзәкләр сөйләделәр. Сәхнә түреннән үзләренең иң матур номерлары белән Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы Валентин Артемьев, Саша Гаврилов, Валера Анисимов, Леонид Кузьмин, Николай Евграфов, Саша Прокопьев чыгыш ясадылар, аларга дебютантларыбыз Марс белән Наил Гыйләҗевлар, Сергей Попов, Денис Буханов, Макар Саттаров кушылдылар, ә яшь баянчыбыз Георгий Бойков баянда көйләр уйнап, тамашачыларның күңелен яулады. Концертыбыз җыр-биюләргә, уен-көлкегә бай булды, дип хәбәр итә редакциябезгә Мәләкәс авылының мәдәният йорты директоры Людмила Адамова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев