11 декабрь 2020 яңалыклары
-
Яңа ел район тарихында
Яңа елны каршы алырга берничә атна гына калып бара. Бәйрәм якынлашканда газета редакциясе район башкарма комитетының архив бүлеге белән берлектә «Яңа ел район тарихында» дип аталган бәйге игълан итә.
-
Герой истәлегенә
Җиңүнең 75 еллыгы һәм Ил геройлары көне уңаеннан Советлар Союзы Герое Кәлимулла Якуп улы Якуповка туган авылы Иштирәккә керү юлында стела куелды. «Авыл җирлекләрен комплекслы үстерү» федераль дәүләт программасы кысаларында салынган һәйкәлне ачу тантанасында иштирәклеләр, район хакимияте башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, стела кую эшен башкарган кешеләр катнашты.
-
Паспортлы булдылар
Ватан геройлары көне кысаларында, район Эчке эшләр бүлегендә яшь тукайлыларга тантаналы рәвештә Россия Федерациясе гражданы паспортларын тапшырдылар.
-
Өмет нуры сүнмәсен
Яшәешебезгә «Игелек кыл» марафоны Фаил Камаев район башлыгы булып эшли башлаган елны килеп кергән иде. Шушы тирән мәгънәле чара ике-өч елда гына да изге күңелле, мәрхәмәтле райондашларыбыз ярдәме белән күп авыруларның хәлен җиңеләйтергә булышты.
-
Абруйлы бүләк
Абруйлы райондашыбыз Галимҗан Сәетҗан улы Зариповка, район үсешенә керткән күп еллык намуслы хезмәте өчен, «Тукай районының мактаулы гражданины» дигән дәрәҗәле исем бирелде.
-
Социаль юнәлеш өстенлекле
Тукай муниципаль районы Советының IV утырышы үтте. Анда депутатлар тарафыннан 2021 елга һәм пландагы 2022-2023 елларга район бюджеты кабул ителде.