Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Герой истәлегенә

Җиңүнең 75 еллыгы һәм Ил геройлары көне уңаеннан Советлар Союзы Герое Кәлимулла Якуп улы Якуповка туган авылы Иштирәккә керү юлында стела куелды. «Авыл җирлекләрен комплекслы үстерү» федераль дәүләт программасы кысаларында салынган һәйкәлне ачу тантанасында иштирәклеләр, район хакимияте башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, стела кую эшен башкарган кешеләр катнашты.   

Якташыбыз Кәлимулла Якупов Иштирәк авылында күп балалы гаиләдә туган. Аңа тормыш авырлыгын бик иртә татырга туры килгән. 13 яшендә әти-әниләре фаҗигале рәвештә вафат булып, дүрт туганы белән бергә тома ятим кала. Тормышның әлеге авыр сынавын җиңеп, Кәлимулла мәктәпне тәмамлый. Аннары Чистай медицина техникумына укырга керә һәм 1939 елда фельдшер булып эшли башлый. Шул ук елны егетне Кызыл Армиягә алалар. Кәлимулла Якупов совет-фин сугышында һәм совет гаскәрләренең Көнчыгыш Украина һәм Көнбатыш Белоруссияне азат итүдә катнаша. Бөек Ватан сугышы башлангач Уфада оешкан 58нче кавалерия полкында медицина пункты фельдшеры була һәм июль аенда фронтка китә. Хәрби фельдшер, гомерен куркыныч астына куеп, яраланган совет сугышчыларын җилкәсенә салып яу кырыннан кыр госпиталенә ташый, дәвалый. Медицина хезмәте өлкән лейтенанты Белоруссиянең Гомель өлкәсе Нивки авылы янында 1943 елның 27 сентябрь төнендә яралы солдатларны көймәгә салып 27 тапкыр Днепр елгасын кичә. Яшь лейтенант 74 яралы сугышчының гомерен саклап калуга өлеш кертә. 
1944 елның январенда СССР Югары Советы Президиумы карары белән хәрби бурычын намус белән башкарган өчен медицина хезмәтенең өлкән лейтенанты Кәлимулла Якуповка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Батыр якташыбыз Ленин ордены, «Алтын йолдыз» медале белән бүләкләнә. Кәлимулла Якупов 1946 елда запаска чыга. 1949 елда Казанда Республика партия мәктәбен тәмамлагач Яр Чаллыга кайта һәм җитәкче урыннарда, «Камдорстрой» трестында идарә башлыгы урынбасары булып эшли.
Герой якташыбызга һәйкәл ачу тантанасында Иштирәк авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Гарифуллина: «Герой якташыбыз истәлеген мәңгеләштерү максатыннан куелган мәһабәт стела – юл күрсәтеп торучы маяк ул. Кәлимулла Якуповның яшәеше дә үрнәк – тормыш юлын намус белән үткән кеше ул. Гаилә башлыгы буларак та аның хакында бары тик җылы сүзләр әйтеп искә алалар. Шундый якташыбыз булу белән горурланабыз», – диде. Һәйкәл куюны үз вакытында башкарган оешма директоры Чулпан Сухачевага рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырды. 
Район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров: «Һәйкәл ачылу минем өчен икеләтә сөенеч, герой – минем авылдашым. Без балалар бакчасыннан ук Кәлимулла Якуповның батырлыгы хакында ишетеп, белеп, горурланып үстек. Мәктәптә дә шул рухта тәрбияләндек. Халык ихтирамга лаек ул-кызларын хәтерләргә тиеш. Бүген ачылган һәйкәл – юл чатында. Ул сәфәргә чыкканнарга да данлы да, шанлы да тарихыбызны белдереп тора», – диде һәм шушы эшне башкарып чыгуда өлеш керткән кешеләргә рәхмәтен җиткерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев