Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Социаль юнәлеш өстенлекле

Тукай муниципаль районы Советының IV утырышы үтте. Анда депутатлар тарафыннан 2021 елга һәм пландагы 2022-2023 елларга район бюджеты кабул ителде. 

Башкарма комитетның финанс-бюджет палатасы рәисе Ләйсән Хуҗагалиева билгеләп үткәнчә, 2020 елда бюджет үтәлеше авыр шартларда бара: нефть бәясе төшә, коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле җитештерү күләмнәре кими. Һәм боларның барысы да бюджет үтәлешенә, шул исәптән безнең районда да, тискәре йогынты ясый. 2021 елга һәм 2022-2023 елларга бюджет проекты төп макрэкономик күрсәткечләр динамикасы акрыная барган шартларда формалаша. 
2021 елга чыгымнар һәм керемнәр 921,5 миллион сум итеп планлаштырылган. Берләштерелгән бюджетның кереме һәм чыгымы 2021 ел өчен планда 975,6 миллион сум тәшкил итә. 
Авыл җирлекләре бюд-жетының керем өлешен-дә җир салымының өлеше зур: 2021 елда аннан 84 миллион сум керергә тиеш. Тәкъдим ителгән проектта республика бюджетыннан күчә торган максатчан бюджетара трансфертлар да исәпкә аллынган. Киләсе елда алар 546,3 миллион сум булыр дип көтелә, бу 2020 елгыдан 54,4 миллион сумга күбрәк. Башка төрле бюджетара трансферлар суммасы 89,2 миллион сум. 
Бюджет чыгымнарына кил-гәндә, аларның иң зурысы социаль-мәдәни өлкәгә туры килә. Мәгариф тармагына 2021 елда 565,7 миллион сум каралган. Моңа мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү, гомуми белем бирү һәм өстәмә белем бирү учреждениеләренең чыгымнары, шулай ук балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыру, сәламәтлеген ныгыту чараларына тотылачак суммалар керә. 
Документта «Мәдәният» дигән бүлеккә 73,6 миллион сум (берләштерелгән бюджет буенча – 94,0 миллион сум) билгеләнгән. Әлеге суммалар «Гиндукуш» музеен, авыл мәдәният йортларын, авыл китапханәләрен тоту өчен каралган. 
«Сәламәтлек саклау» бүле-гендә эпидемиягә каршы чаралар үткәрү максатына 717 мең сум акча билгеләп куелган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев