11 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Электр энергиясен югалтуларсыз файдаланыйк
Электр энергиясен тиешенчә файдалануның төп критерие - исәпләү приборлары аша халыкка җиткерелгән электр энергиясен төгәл, югалтуларсыз булуын ачыклау. Контроль һәм инструменталь тикшерүләр вакытында Тукай район электр челтәре хезмәткәрләре төрле хәлләр белән очрашалар. Электр энергиясен урлау очраклары күбрәк ял көннәрендә махсус оештырылган контроль һәм инструменталь тикшерүләр вакытында ачыклана. Бүгенге көндә Тукай...
-
Намус белән эшләгез, кешелекле булыгыз
Эчке эшләр бүлегендә эшләүчеләргә хас бер үзенчәлек бар: көндәлек тормышта шаян, ачык йөзле, кунакчыл булуга карамастан, хезмәтләре белән бәйле сораулар бирә башласаң, күпчелек очракта сүзне икенчегә боралар, яисә хезмәттәшләрен мактап сөйлиләр. Отставкадагы юстиция подполковнигы, ТРның атказанган юристы Сәлимхан Кәлимулла улы Шаһидуллин да шундыйлардан. Бергә эшләгән иптәшләре турында бик теләп сөйләде,...
-
Референдум үтәчәк
19 ноябрьдә район территориясендә җирле мәсьәләләрне хәл итү өчен үзара салым җыю буенча референдум үтә. Чара, Кече Шилнә авыл җирлегеннән тыш, 22 җирлектә узачак. Референдум көнендә территориаль сайлау комиссиясе һәм 40 участок сайлау комиссиясе эшләячәк. Тавыш бирү иртәнге сәгать 7дән кичке 8гә кадәр мөмкин булачак.
-
Икътисадчылар көне белән!
11 ноябрьдә икътисадчылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Әлеге дата Россия Хөкүмәте карары һәм Икътисади үсеш министрлыгы боерыгы нигезендә 2015 елдан үткәрелә башлады. Бүген икътисадчылар җәмәгать тормышының барлык өлкәләрендә әһәмиятле роль уйныйлар. Илнең үсешенә саллы өлеш кертүче, үз эшенә бирелгән осталардан башка уңышка ирешү мөмкин түгел. Икътисадта эшләү югары һөнәри...