Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Икътисадчылар көне белән!

11 ноябрьдә икътисадчылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Әлеге дата Россия Хөкүмәте карары һәм Икътисади үсеш министрлыгы боерыгы нигезендә 2015 елдан үткәрелә башлады. Бүген икътисадчылар җәмәгать тормышының барлык өлкәләрендә әһәмиятле роль уйныйлар. Илнең үсешенә саллы өлеш кертүче, үз эшенә бирелгән осталардан башка уңышка ирешү мөмкин түгел. Икътисадта эшләү югары һөнәри...

11 ноябрьдә икътисадчылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Әлеге дата Россия Хөкүмәте карары һәм Икътисади үсеш министрлыгы боерыгы нигезендә 2015 елдан үткәрелә башлады.

Бүген икътисадчылар җәмәгать тормышының барлык өлкәләрендә әһәмиятле роль уйныйлар. Илнең үсешенә саллы өлеш кертүче, үз эшенә бирелгән осталардан башка уңышка ирешү мөмкин түгел.

Икътисадта эшләү югары һөнәри осталык кына түгел, заман сулышын, анда булган үзгәрешләрне тоемлый белү, зирәк фикерләү кебек сыйфатларга ия булуны таләп итә.

Райондагы оешма һәм предприятиеләрнең икътисадчыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм, сәламәтлек, бәхет, шатлыклар, районны үстерүдәге эшләрендә уңышлар телим!

Муниципаль район башлыгы - Совет рәисе Васил Хаҗиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев