Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Намус белән эшләгез, кешелекле булыгыз

Эчке эшләр бүлегендә эшләүчеләргә хас бер үзенчәлек бар: көндәлек тормышта шаян, ачык йөзле, кунакчыл булуга карамастан, хезмәтләре белән бәйле сораулар бирә башласаң, күпчелек очракта сүзне икенчегә боралар, яисә хезмәттәшләрен мактап сөйлиләр. Отставкадагы юстиция подполковнигы, ТРның атказанган юристы Сәлимхан Кәлимулла улы Шаһидуллин да шундыйлардан. Бергә эшләгән иптәшләре турында бик теләп сөйләде,...

«Сәлим абый булам инде мин, - дип таныштырды ул үзе белән. - Бөтенесе «бабай» диләр, ә миңа бит әле 82 яшь кенә». Җиңел гәүдәле, тынгысыз, кызыксынучан холыклы, шаярып сөйләшә. Чынлап та, ничек аңа «бабай» дип әйтәсең? Тормыш иптәше Сания апа да калышмый: «Мин дә әби түгел инде алайса. Идәнне юганда да, әле һаман кызларча юам, әбиләрчә тезләнмим». Аларның үзара булган җылы мөнәсәбәтләренә сокланмый мөмкин түгел, бер-берсе белән көлешеп сөйләшкәннәрен тыңлау - үзе бер рәхәт.

Сәлимхан Кәлимулла улы 1935 елны Яшел Үзән районының Көнбатыш Нурлат авылында туган. Мәктәпне бетергәч, өч ел Ленинград өлкәсендә армиядә хезмәт итә. 1957 елны, солдат киемен дә салмыйча, Казанга килеп, университетның юридик факультетына укырга керә. 1962 елны Зәй районының милиция бүлегенә тикшерүче булып эшкә урнаша. Түбән Кама, Әгерҗе, Яр Чаллыдагы Эчке эшләр бүлекләрендә хезмәт итә. 1978 елны өлкән тикшерүче булып Тукай районында эшли башлый.

- Чаллыда эшләгән чакта ук, мине төрле районнарга тикшерү бригадасы белән командировкаларга җибәрәләр иде, - дип сөйли Сәлимхан абый Шаһидуллин. - Алабуга, Түбән Кама, Казан - кайда нинди аңлашылмаган авыр эш, «загвоздка» барлыкка килә, шунда бардым, кайчакта берничә ай командировкаларда үтә иде. Тукай районының тикшерү бүлегендә башта Геннадий Роев белән икәү генә идек, җитешергә кыен булды, төнге өч-дүрткә кадәр эштә булдык. Безгә район бүлегенең җитәкчесе Николай Березин, аның урынбасары Роберт Мулләхмәтов, өлкән оператив хезмәткәр Владимир Кузнецов җинаятьләрне ачыклаганда ярдәм иттеләр, мин аларга бик рәхмәтле. Хезмәттәшләрем Салават Рәсимбетов, Вил Халиков шалтыратып, хәлләрне белешеп торалар.

Сәлимхан Шаһидуллин җинаятьчене табу белән генә чикләнмәгән, тәрбия эше дә алып барырга тырышкан.

- Алдакчыларны, үзенең гаебен башкаларга сылтаучыларны, берничә кат закон бозучыларны мин кызганмый идем. Бер ир-ат төрмәдән чыккан көнне үк урлашуга киткән. Аңа нәрсә әйтәсең? Ул җинаятьне белә торып, аңлап башкарган. Ә беренче тапкыр хокук бозу булса, җинаять ялгышлык яисә саксызлык аркасында эшләнсә, кеше үзенең кылган гамәле өчен чын күңеленнән үкенсә, дөресен сөйләсә, мин аңа хаталарын төзәтергә мөмкинлек бирә идем. Отставкага чыккан чагым иде, мине бер хатын-кыз эзләп тапты. «Сәлимхан Шәһидуллин сез буласызмы?» дип сорады. «Мин», дип җавап бирдем. «Сез минем улыма нык ярдәм иттегез, ул начар кеше түгел, яшьлеге белән генә ялгышкан иде, вакытында туктаттыгыз, дөрес юлга бастырдыгыз. Ышанычыгызны аклады, әйбәт кенә тормыш итә», - дип сөйләде әни кеше. Шул сүзләр йөрәгемә май булды, ананың рәхмәтен ишеткәч, җаныма җылы керде, - дип искә төшерә Сәлимхан абый.

70-80нче елларны милиция хезмәткәрләренең эш шартлары бүгенгедән нык аерылган. Транспорт булмаган, бер «ГАЗ-53» машинасына унышар кеше төялеп чыгып киткәннәр, кемгә кайда кирәк, шунда төшеп калганнар. Җинаятьне тикшерүче күп очракта участок вәкаләтлесе, сорау алу эшләрен да башкарган.

- Мин хезмәтемне намус белән башкардым. Эштән соңга калып кайтуларны, төн уртасында телефон шалтырап, өйдән чыгып китүләрне шулай булырга тиеш дип кабул итә идем. Бүген хокук сагында торган хезмәттәшләремә әйтәсе сүзем шул: намус белән эшләсеннәр, кешелекле булсыннар, - дип теләп калды Сәлимхан Кәлимулла улы Шаһидуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев