Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Электр энергиясен югалтуларсыз файдаланыйк

Электр энергиясен тиешенчә файдалануның төп критерие - исәпләү приборлары аша халыкка җиткерелгән электр энергиясен төгәл, югалтуларсыз булуын ачыклау. Контроль һәм инструменталь тикшерүләр вакытында Тукай район электр челтәре хезмәткәрләре төрле хәлләр белән очрашалар. Электр энергиясен урлау очраклары күбрәк ял көннәрендә махсус оештырылган контроль һәм инструменталь тикшерүләр вакытында ачыклана. Бүгенге көндә Тукай...

Кызганычка каршы, контролерлар һәм электромонтер тарафыннан намуссыз кулланучыларның һәртөрле урлашу очраклары әледән-әле ачыкланып тора. Рөхсәтсез, үзбелдеге белән электр челтәренә тоташтырулар, куркыныч тудыручы «чыбыкны линиягә ыргытып» ялганулар, магнит куллану, дәүләт пломбасын кубарып, күрсәткечне артка чигерү, договор төземичә генә электр энергиясен законсыз куллану һәм башка төрле урлашулар еш очрый.

Хәзерге вакытта Тукай районы буенча электр энергиясен исәпләү приборын пульт ярдәмендә туктату очраклары еш күзәтелә. Әйтергә кирәк, 2016 елда мондый 6 очрак теркәлде. 2017 елда бу сан 8гә җитте инде. Ни өчен соң халык мондый адымнарга бара? Әлбәттә, электр энергиясенә түләүне киметер өчен. Чөнки Тукай районының күп кенә авылларында газлаштыру булмаганлыктан, бер айга түләүләр 20-30 меңнән артып китә!

Исегезгә төшерәбез, электр энергиясен урлашып файдаланган өчен:

Россия Федерациясенең Административ хокук бозу турындагы Кодексының 7.19 маддәсе нигезендә 10 000 сумнан алып 15 000 сумга кадәр штраф каралган;

Россия Федерациясенең Җинаятьләр Кодексының 165 маддәсе нигезендә 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган.

Эретеп ябыштыру аппаратлары, циркуль һәм башка төрле приборлар белән рөхсәтсез куллану да шул ук челтәрдәге электр энергиясеннән файдаланучы башка абонентларның җиһазларына сизелерлек зыян салырга мөмкин. Электр линияләренә үзбелдеге белән ялгану очраклары «Челтәр компаниясе» ААҖнә югалтулар китереп кенә калмыйча, һәртөрле имгәнү, янгын чыгу ихтималы, хәтта кешеләрнең, хайваннарның үлеменә дә сәбәпче булырга мөмкин. Йортлардагы электр чыбыгының тузганлыгы яисә автоматик өзгечнең кыска ялганышы сәбәпле чыккан янгын очраклары күзәтелә.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 04.05.2012 елда басылган 442нче карарының 114нче пункты нигезендә исәпләү приборларын «Челтәр компаниясе» ААҖ белән абонент арасындагы чиккә урнаштырырга кирәк. Гадәти телдә әйтсәк, прибор электр энергиясе баганасына куелырга тиеш. Болай эшләү, беренче чиратта, янгын куркынычсызлыгын арттыра, хәтта бу очракта абонентларның милкен, сәламәтлеген саклап калуда да мөһим фактор була ала. Икенчедән, район электр челтәре хезмәткәрләре-контролерларга да, йорт хуҗаларына да уңайсызлык тудырмыйча, электр исәпләгечләреннән контроль мәгълүмат алу мөмкинлеге бирә. Тагын бер искәртеп китәм, бу таләпләрне «Челтәр компаниясе» ААҖе үзе уйлап чыгармый!

Кулланучылар үзләре файдалана торган электр исәпләгечләренең төзеклегенә игътибарлы булсалар иде. Сораулар булган очракта яисә санкциясез куллану очраклары күзәтелгәндә Тукай район челтәренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Безнең адрес: Яр Чаллы шәһәре, Чулман проспекты, 2 (33нче мәхәллә).

Хөрмәтле абонентлар! Районыбызда мондый хәлләр башка кабатланмаса иде.

«Челтәр компаниясе» ААҖнең контакт үзәге телефоны: 8-800-2000-878.

Илдар Фаис улы Фазуллин,
Тукай районы электр челтәренең башлык урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев