11 апрель 2019 яңалыклары
-
Якты юлдан – якты теләк!
Якты юл газетасы сайтында нәкъ шулай дип аталган өр-яңа сәхифә чыга башлады. Хәзер сез якыннарыгызга аудиокотлау да бүләк итә алачаксыз. Матур теләкләр белән бергә кадерле кешегезгә җыр да юллау аның бәйрәмен тагы да ямьләячәк, бизәячәк.
-
Әфган кайтавазы
Боерган авылы мәдәният йортында «Әфган кайтавазы» дип аталган зур хәрби-патриотик чара үтте. Анда кунак итеп Россия әфганчылар оешмасының Татарстан бүлеге җитәкчесе урынбасары Айдар Хамаев, Казан, Чаллы, Тукай, Алабуга, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Актаныш, Лениногорск, Аксубай, Азнакай районнарыннан әфган сугышы ветераннары чакырылган иде.
-
Үзмәшгульлек
Тукай районында бүген 70 кеше үзмәшгульлек буенча теркәлгән.
-
Казанда полилингваль мәктәп укучылары испан, кытай, гарәп һәм төрек телләрен өйрәнәчәк
Татарстанда рус, татар һәм инглиз телләрендә укыту буенча полилингваль белем бирү комплекслары челтәре булдырыла.
-
«Якты юл» Түбән Суыксуда кунакта
Без бу юлы Түбән Суыксу авылының заманча матур мәдәният йортында тукталдык. Бинада 2017 елда гына капиталь төзекләндерү үткәрелгән: тамаша залы иркен, бильярд бүлмәсе, балалар өчен музыка, хореография заллары бар. Әмма, җирлек башлыгы Флюр Ихсанов сүзләренә караганда, соңгылары тулы куәтенә эшләми әле, балаларны күбрәк җәлеп итү өстендә җитди шөгыльләнәсе бар.
-
ТИҮ: үз җирлегеңнең хуҗасы бул
Район Советы утырышында территориаль иҗтимагый үзидарәләр оештыру турында нигезләмә расланды. Беренче инициатив төркемнәр Круглое Поле һәм Бәтке җирлекләрендә эшли башлаячак. Нәрсә соң ул территориаль иҗтимагый үзидарә? Ул нинди максатларны күздә тота?
-
Салым бурычы – комиссиядә
Районда салым бурычларын барлау буенча салым комиссиясе эшли.
-
Хезмәткә хокукларың үтәлмәсә – хәбәр ит
12 апрельдә, җомга көнне, тукайлылар эш белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча «кайнар линия»гә шалтырата ала. Сорауларны Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил аппараты, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе һәм ТР Профсоюзлар федерациясе хезмәткәрләре тыңлаячак. Борчыган сорауларыгызны 9.00-17.00 сәгатьләрдә (843) 236-00-71 телефоны буенча шалтыратып әйтегез.
-
Телефоннан сөйләшсәң – 1500 сум штраф
Руль артында барганда телефоннан сөйләшергә яратучылар бу көннәрдә ЮХИДИ инспекторларының аерым контролендә. Республикада, шул исәптән безнең районда да «Мобильник» дип аталган кисәтү айлыгы үтә.
-
Балаларны эшкә урнаштыру
Җәйге чорда мәктәп укучыларына эшләү мөмкинлеге бирелә. Тукай районы буенча 90 балага квота билгеләнгән.
-
ЮХИДИ тизлекне арттырган өчен штрафны алты тапкыр арттырырга тәкъдим итте
Тизлекне системалы рәвештә бозган машина йөртүчеләрне 20 көн дәвамында штраф түләү өчен каралган 50 процентлы ташламадан мәхрүм итү тәкъдим ителә.
-
2024 елга Россиядә 1400 яңа газ заправкасы барлыкка киләчәк
ТЭФ-2019 форумы кысаларында Татарстанда «Газ-мотор ягулыгы базарын үстерү» семинар-киңәшмәсе узды.
-
Бабайлар әйткән : “Уку каты булса да җимеше татлы”,- дигәннәр
Һава торышы.