Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Якты юл» Түбән Суыксуда кунакта

Без бу юлы Түбән Суыксу авылының заманча матур мәдәният йортында тукталдык. Бинада 2017 елда гына капиталь төзекләндерү үткәрелгән: тамаша залы иркен, бильярд бүлмәсе, балалар өчен музыка, хореография заллары бар. Әмма, җирлек башлыгы Флюр Ихсанов сүзләренә караганда, соңгылары тулы куәтенә эшләми әле, балаларны күбрәк җәлеп итү өстендә җитди шөгыльләнәсе бар.

«Якты юл» коллективы белән очрашуга, нигездә, өлкәннәр җыелды. Берничә кеше икенче яртыеллыкка район газетасына язылу өчен махсус килгән. «Тиздән балаларның чыгарылыш кичәләре, Сабантуй бәйрәмнәре җитә – чыгымнар күп булачак, алдан язылып куйсаң, җаның тыныч ичмасам», – диләр алар.
Җыелучыларның барысы да «Якты юл»ның даими укучылары. Редактор Резидә Юсупова үз чыгышында, гадәттәгечә, газетаның алга таба планнары белән таныштырды. Коллективның бурычы – район тормышын бөтен яклап та, җентекләп һәм профессиональ яктыртып бару. Төп игътибар, әлбәттә, кешеләргә. Газета укучылар безнең басма аша райондагы яңалыкларны да, аның булдыклы кешеләрен дә белеп торырга тиеш.
Гыйбрәтле язмышлар, безнең яшәешебезгә комачау итә торган проблемалар да читтә калырга тиеш түгел. Резидә Юсупова ел башыннан чыга торган «Алтын балык» балалар кушымтасына аерым тукталды. Балаларыбызны иҗади үстерә, ирекле фикер йөртергә өйрәтә торган сәхифә ул. Түбән Суыксуның «Ак каен» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр газета оештырган бәйгеләрдә катнашып килә. Тәрбиячеләр, ата-аналар «Алтын балык»та басылу мөмкинлеген дә кулдан ычкындырмасыннар иде. Сүз уңаеннан шуны да әйтик, «Ак каен» балалар бакчасы мөдире Эльмира Мортазина матбугат чараларына язылуда катнашу буенча «Татмедиа» ААҖ бәйгесендә чираттагы мәртәбә җиңүче дип табылды.
Газета укучылар исеменнән ветераннар оешмасы рәисе Оркыя Арсланова сүз алды. «Гомер буе китапханәдә эшләдем. Анда газета килсә дә, һәрвакыт өемә дә алдырдым. Район газетасын рәхәтләнеп өйдә диванга ятып укыйсы килә бит аны, – ди Оркыя апа. – Районыбызның тулы канлы тормыш белән яшәвен дә газета аша белеп торабыз. Соңгы елларда бигрәк тә яңарыш сизелә. Социаль мәсьәләләргә җитди игътибар бирелә башлады». Оркыя Арсланова журналист, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Заһидә Нәбиуллинаның язмаларын көтеп алам, ди. Заһидә апа газетаның үзхәбәрчесе, басма чыга башлаганнан бирле «Якты юл»да эшләп, шушы газетадан лаеклы ялга чыккан абруйлы журналист. Укучылар газета аша да аның бай тормыш тәҗрибәсен, һөнәри осталыгын сизә, күрәсең. Кешеләр күңеленә тәэсир итү сәләте югары остазыбызның. Редакция аңа әле дә тынгылык бирми, иң җаваплы вакытта ул безгә ярдәмгә килә. Газетада эшләүче яшьләргә олпат журналистның үрнәге, фикер-киңәшләре дә бик кыйммәт.
Почта эшчәнлеге турында да сүз булды. Мәгълүм булганча, язылу кампаниясен оештырганда без авыл җирлекләрендәге почтальоннарга таянабыз. Апрель аенда газетабызга иң күп яздыручыга «Радуга» санаториена юллама бүләк итәчәкбез. Алга таба мондый бәйгеләр укучыларыбыз арасында да узачак.
Очрашуны безнең талантлы дусларыбыз дәвам итте: алып баручы Ришат Хаҗиев, җырчылар Лилия Мортазина, Артур Салихов, Наил Әнәсов. Алар халык җырларын да, заманча җырларны да оста башкардылар, зал дәррәү килеп кул чапты. Тамашачылар белән оештырылган уеннар, кызыклы сорауларга җаваплар эзләп, «Якты юл»дан истәлекле бүләкләр оту авыл халкы күңелендә якты хатирә калдыргандыр дип ышанабыз.
Мәдәният йорты директоры Ләйсән Нигъмәтуллина кичәне югары бәяләде. Без үз чиратыбызда әлеге очрашуны оештыруда ярдәм иткән өчен авыл җирлеге башлыгы Флүр Ихсановка, «Тукайтеплогаз» предприятиесе җитәкчесе Мөсәнниф Хановка рәхмәтебезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев