Әфган кайтавазы
Боерган авылы мәдәният йортында «Әфган кайтавазы» дип аталган зур хәрби-патриотик чара үтте. Анда кунак итеп Россия әфганчылар оешмасының Татарстан бүлеге җитәкчесе урынбасары Айдар Хамаев, Казан, Чаллы, Тукай, Алабуга, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Актаныш, Лениногорск, Аксубай, Азнакай районнарыннан әфган сугышы ветераннары чакырылган иде.
Хәтер көне митингы урамнан башланып китте. Әфган сугышы ветераннары, кунаклар, балалар катнашындагы хәрби парад, тигез колоннага тезелеп, Бөек Ватан сугышында ятып калган ватандашлар өчен куелган һәйкәлгә юл алды. Һәйкәл янында аларны авыл җирлеге башлыгы Зарифьян Камилянов каршылады.
– Без бүген Бөек Ватан һәм әфган-чечен сугышларында катнашып, яуда ятып калган ир-егетләребезне искә алабыз. Тарих бу сугышка үзенең бәясен бирде. Бу батырларны без беркайчан да онытырга тиеш түгел! Кабат мондый сугыш афәтен күрергә язмасын, илләребез тыныч, имин булсын! – диде ул. Яу кырында ятып калган каһарманнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
Аннары халык мәдәният йортына юл алды. Монда без әфган сугышы ветераннары белән якыннан танышып, аларның сугыш чоры истәлекләрен тыңладык. Һәрбер чыгыш җан авазыдай ачы, күңел тетрәндергеч иде. Чаллыдан килгән Азат Әхмәтханов вафат булган сугышчан дуслары Әхәт Насртдинов, Фиданис Галимов турында сөйләде. Күз яшьләре аша, әрнеп сөйләде. Әхәт Насртдиновның Аксубай районы Яңа Ибрай авылыннан килгән туганнары чыгышы сугышның кешеләргә бетмәс-төкәнмәс кайгы-хәсрәт китерүенә тагын бер дәлил иде.
Минзәлә районы Бикбау авылы шагыйрәсе Энҗе Усманова һәлак булган егетләргә атап «Юллар, юллар, нигә эндәшмисез?» дип исемләнгән шигырь иҗат иткән. Менделеевск шәһәрендә оешкан «Виват Шурави» ансамбле егетләре аңа көй язып, үзләре башкарып, аны җаннарны тетрәндерерлек җырга әверелдергән. 1988 елда Әфганстанда төшерелгән документаль кинотасма белән берләштереп әзерләнгән видеотасманы да карадылар кунаклар.
«Кызыл калфак» балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларның сәхнәдә марш атлап йөрүләре күзләргә яшь китерде. Авылдашларыбыз Айрат Шәйхеләхмәтов, Заһирә Әхкыяметдинованың тирән эчтәлекле җырларын, Чаллы шәһәреннән килгән җиде яшьлек җырчы кыз Әминә Вәлиәхмәтованың чыгышын халык алкышларга күмде. Районыбыз шагыйрәсе Зөләйха Закированың «Әфганстан – йөрәк ярасы» исемле үзе язган шигырен сөйләгәндә чит җирләрдә ятып калган милләттәшләребез күз алдыннан үтте, йөрәк кысты. Мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Яран гөл» фольклор ансамбле 100 яшен тутырып бакыйлыкка күчкән солдат хатыны Маһинур әби Насыйрова язган бәетне сәхнәләштереп күрсәткәндә дә күзләр яшьләнде.
– Максатыбыз очрашу-аралашу гына түгел, ә үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү, батыр егетләребез турында сөйләү. Илебездә Бөек Ватан сугышы ветераннары инде бик аз калып бара. Шуңа да яшьләребезгә туган илгә, хәрби антка тугрылык, дуслык, батырлык, кыюлык төшенчәләре турында бүген әфганчылардан да яхшырак кем аңлатсын? – диде район хәрби хәрәкәтләр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айбулат Якупов.
Бу сугыш безнең халык өчен 15 меңгә якын кургаш табут, 50 мең яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат рәвешендә әйләнеп кайтты. Исән кайтканнар мәңге төзәлмәс күңел җәрәхәте алды. Республикабыз Әфганстан сугышында 257 егетен югалтты. Әфган кызалакларының кара таҗы безнең Тукай районы җиренә дә очып кунды. Районыбызның 7 егете – Калмия авылыннан рядовой Равил Хаҗиев, Иске Гәрдәледән рядовой Айрат Сабиров, Яңа поселогыннан сержант Рәис Гайнуллин, Бәткедән кече сержант Сергей Ивыгин, Татарстан поселогыннан ефрейтор Сергей Попов, Круглое Поле поселогыннан рядовой Марат Фәйзуллин, рядовой Анатолий Цыганов Әфганстанда һәлак булды.
Бәйрәмнең икенче бүлегендә композитор-башкаручы Рөстәм Әхмәтхановның патриотик җырлар җыентыгын тәкьдим иттек. Ахырдан Россия әфганчылар оешмасының Татарстан бүлеге җитәкчесе урынбасары Айдар Хамаев кулыннан «Яшьләргә хәрби патриотик тәрбия бирүдәге хезмәтләре өчен» дигән медаль алу минем өчен бик истәлекле булды. Бу җаваплылыкны тагын да арттырды. Шулай ук патриотик тәрбия юнәлешендә зур көч куйган хезмәттәшләремә – мәдәният йорты директоры Рәхилә Фәттаховага, сәнгать җитәкчесе Эльмира Ханнановага һәм шәхсән миңа Россия әфганчылар оешмасының Татарстан бүлеге, Тукай һәм Минзәлә районнары хәрби хәрәкәтләр иҗтимагый оешмалары тарафыннан рәхмәт хатлары да тапшырылды.
Флүзә СӘЛИМОВА.
Боерган авылы.
Фото Флүзә Сәлимовадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев