Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТИҮ: үз җирлегеңнең хуҗасы бул

Район Советы утырышында территориаль иҗтимагый үзидарәләр оештыру турында нигезләмә расланды. Беренче инициатив төркемнәр Круглое Поле һәм Бәтке җирлекләрендә эшли башлаячак. Нәрсә соң ул территориаль иҗтимагый үзидарә? Ул нинди максатларны күздә тота?

Барыбызның да яшәгән-торган җирен уңайлырак, матуррак итеп күрәсе килә. Бу уңайдан һәркайсыбызның идеяләре, фикерләре дә бар. Тик аларны ничек тормышка ашырырга, хакимияткә ничек җиткерергә? Территориаль иҗтимагый үзидарә эшендә катнашучыларга шундый мөмкинлек бирелә. Ул халыкны хакимият белән бәйләүче звено булачак. 
Россия шәһәрләрендә җирле иҗтимагый үзидарә ике меңенче еллар башында барлыкка килде. Күршеләребез Чаллыда хәзер 80ләп территориаль ижтимагый үзидарә эшли. Җирле житәкчеләр мөһим карарлар кабул иткәндә һәвакыт халык инициативаларын төптән белгән бу активистларның фикеренә таяна. Аеруча микрорайоннарны төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итүдә аларның роле зур. Сонгы елларда Россия, республикакүләм грантларда катнашып территориаль иҗтимагый үзидарәләр шәһәргә 100 млн сумга якын акча җәлеп итте. Шәһәр ишегалларында тротуарлар, балалар мәйданчыклары, спорт белән шөгыльләнү урыннары барлыкка килде. 
Һичшиксез, территориаль җирле үзидарәне оештыру – гражданлык җәмгыяте чагылышы. 
Территориаль җирле үзидарә нәрсә белән шөгыльләнә соң? Беренче чиратта алар җирлектәге актуаль мәсьәләләрне өйрәнәләр. Җирле халык белән уртак тел табып, булган проблемаларны хәл итү юлларын эзлиләр. Шул исәптән, санитар чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча чараларны башлап йөрүчеләр. Территорияләрнең социаль-икътисади үсеш планнарын формалаштыруда, мәдәният һәм спортны үстерүдә, мәгариф һәм сәламәтлек саклау дәрәҗәсен күтәрүдә, халыкка аңлату эшләре алып баруда аларның роле зур. 
Территориаль җирле үзидарәнең сайлап куелган рәисе булырга тиеш. Территориаль иҗтимагый советына исә подрядчы оешмалар, идарәче компанияләр, иҗтимагый оешмалар, шул исәптән ветераннар, яшьләр, спорт оешмалары вәкилләре дә керә ала.
Бүген төрле төбәкләрдә җирле иҗтимагый инициативаларга ярдәм итү программалары бар. Алар арасында өстәмә акча җәлеп итүдә катнаша торган дәүләт программалары да каралган. Грант откан очракта аны нәрсәгә юнәлдерүне халык үзе хәл итә.
Территориаль җирле үзидарә оештыруда Бәтке авыл җирлеге зур активлык күрсәтте. Авылның Үзәк урамында урнашкан 1нче санлы йортның старостасы Сергей Храмцов территориаль җирле үзидарәнең рәисе итеп сайланды. 
– Безнең бурыч – халыкның ихтыяҗларын, проблемаларын якыннан өйрәнү. Бу мәсьәләләрне район, җирлек җитәкчелегенә җиткерү, бергәләшеп хәл итү юлларын эзләү. Нәтиҗәдә кешеләрнең тормыш сыйфаты яхшырырга тиеш. Авыл җирлеге башкарма комитеты, торак-коммуналь хуҗалык, поселокта булган күпкатлы 43 йортның старосталары белән тыгыз элемтәдә эшләячәкбез. Беренче чиратта, йорт яны территориясен төзекләндерү, төрле яшьтәге гражданнарга исәпләнгән файдалы һәм күңелле ял итү урыннары булдыру, поселокны яшелләндерү, тәртипкә китерү, һәйкәлләрне яңадан торгызу кебек мәсьәләләр күз уңында тотылачак. Бу эшләргә яшь буынны да җәлеп итәчәкбез, – диде Сергей Храмцов.

Фото Бәтке авыл җирлеге башкарма комитеты тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев