11 март 2022 яңалыклары
-
Хатын-кызларга – бүләкләр
Новотроцкое авылының мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан бәйрәм концерты үтте. Әлеге чарага җитәкче ханым һәм туташлар, авыл хуҗалыгында, мәгариф, социаль хезмәт күрсәтү тармагында, районның төрле оешмаларында эшләүче нәфис затлар чакырылган иде. Хатын-кызларны район башлыгы Фаил Камаев котлады.
-
«Безнең авыл хәбәрчесе»
«Якты юл» («Светлый путь») газетасы районыбыз авыллары проблемаларын, яңалыкларны яктырткан язмаларга «Безнең авыл хәбәрчесе» исемле бәйге игълан иткән иде. Авыллар тормышыннан кызыклы хәбәрләр, вакыйгалар, уңган-булган кешеләр турында кызыклы һәм гыйбрәтле язмаларны кабул итү дәвам итә. Мәкаләләрне рус һәм татар телләрендә язарга була. Иң яхшы материаллар газетабыз битләрендә һәм сайтында урнаштырыла. Бәйгегә йомгак 2022 елның 18 маенда – Татарстан матбугаты көне алдыннан ясалачак.
-
Һава торышы
Җомга, 11 март көнне, һава температурасы көндез -10, төнлә -16 градус, җил төньяк-көнчыгыштан, 5-9 м/с, көн аяз булачак.
-
Стаж аз – тизлек югары
5 мартта көндезге сәгать 2 тулганда Яр Чаллы – Зәй – Түбән Кама – Әлмәт трассасында «Шевроле Круз» автомобилендә барган 57 яшьлек ир-ат тизлеге югары булу һәм һава шартларын исәпкә алмау аркасында идарә итүне югалта.
-
Исерекне куркынычсызлык каешы «саткан»
16 мартта, чәршәмбе көнне, район ЮХИДИ инспекторлары чираттагы «Тоннель» рейдына чыгалар. Бу юлы әлеге чара Яр Чаллы – Водозабор юлының 3нче километрында Подсолнухи урамында үтә. Юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар руль артына алкоголь кулланып утыручыларны ачыклаячаклар. Бу турыда район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев хәбәр итә.
-
Үзебездә эшләнгән товарны алыйк
Татарстан фермерлар ассоциациясе, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының ХХII съезды булды.
-
Съездда бүләкләүләр
Авыл хуҗалыг хезмәткәрләренең ХХII съездында район фермерларының хезмәте югары бәяләнде.
-
Ашлама сатып алу дәвам итә
Язгы чәчү алдыннан басу-кырларны ашлау өчен минераль ашлама сатып алу дәвам итә.
-
Тәүлеклек тулаем савым нәтиҗәләре
Район җирлегендә хезмәт куючы җитештерү кооперативларында, КФХларда тәүлеклек тулаем савым уртача 94,6 тонна тәшкил итә.
-
Казаннан табиблар килә
Иртәгә, 12 март көнне, район үзәк дәваханәсенә яман шеш буенча эксперт, табиб Илдар Сафин җитәкчелегендә Казаннан бер төркем табиблар килә.
-
Алдынгыларны зурладылар
Кичә «Энергетик» мәдәният сараенда районның алдынгылар слеты узды. Бирегә районның төрле тармакларында, предприятие-оешмаларында эшләүче иң алдынгы хезмәткәрләре, яшь белгечләр, ветераннар – җәмгысе 300дән артык кеше җыелды.