11 март 2017 яңалыклары
-
Районда милли ризыклар бәйрәме узды
28 февраль көнне күренекле аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановка 90 яшь тулды. Аның истәлегенә Казанда Юныс Әхмәтҗанов исемендәге татар милли аш-су осталыгы бәйгесе дә узды. Шундый ук бәйрәм районыбызда да үткәрелде. Шушы хөрмәткә Сәмәкәй мәдәният йорты кунакларны үзенә җыйды.
-
Фәрит Нәҗмиев: «Бушлай реабилитация чаралары белән тәэмин итүне сораучыларның барысының да үтенечен канәгатьләндерү мөмкинлеге юк»
Бюджеттан финанслау җитәрлек күләмдә булмау сәбәпле, ташламалы категория гражданнарны бушлай техник реабилитация чаралары һәм протез-ортопедия җайланмалары белән тәэмин итү буенча кергән заявкаларны канәгатьләндереп бетереп булмый, дип белдерде ТР Социаль иминиятләштерү фондының безнең районга хезмәт күрсәтүче 15нче филиалы башлыгы Фәрит Нәҗмиев район ветераннар һәм инвалидлар оешмасының хисап җыелышында.
-
Изгелек күңелдәге бозны эретә
Ходайга шөкер, быел кар күп булды. Безгә, картларга, көн саен аны чистартып торуы җиңел түгел-түгелен, әмма җирдә дым күп булса, игеннәр уңар дип юанабыз. Ишегалдындагысын көрәп тә була, ә менә веранда түбәсендәге калын кар катламыннан куркыныч яный башлады. Каралтылар искерде бит инде. Без, сугыш еллары балалары, кечкенәдән көч җитмәслек хезмәттә...
-
Иминият полисыннан башка йөрүчеләр күп
«Тоннель» дип аталган чираттагы рейдта район ЮХИДИ хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга карата 85 административ беркетмә төзеделәр. Бу юлы алар Яр Чаллы - Сарман трассасында, Яр Чаллы - Водозабор, Яр Чаллы - Боерган юлларында, Кече Шилнә, Олы Шилнә, Ильбухтино, Игенче, Калмия авылларында булдылар, дип хәбәр итә бүлек башлыгы Шамил Ганиев....