Фәрит Нәҗмиев: «Бушлай реабилитация чаралары белән тәэмин итүне сораучыларның барысының да үтенечен канәгатьләндерү мөмкинлеге юк»
Бюджеттан финанслау җитәрлек күләмдә булмау сәбәпле, ташламалы категория гражданнарны бушлай техник реабилитация чаралары һәм протез-ортопедия җайланмалары белән тәэмин итү буенча кергән заявкаларны канәгатьләндереп бетереп булмый, дип белдерде ТР Социаль иминиятләштерү фондының безнең районга хезмәт күрсәтүче 15нче филиалы башлыгы Фәрит Нәҗмиев район ветераннар һәм инвалидлар оешмасының хисап җыелышында.
Узган ел барысы 1298 заявка кергән. Мәсәлән, аякта йөри алмаучылар, урын өстендә ятучылар өчен бик мөһим булган махсус култык таяклары һәм башка шундый җайланмалар сорап 106 заявка алынган булган, бары тик 69 гына җайланма кайтарылган. 98 кеше кул белән йөртә торган кресло-коляска сораган булган, аларның 46сының соравы канәгатьләндерелгән. Махсус матрацлар, мендәрләр, ортопедик аяк киемнәре, күрмәүчеләр өчен китап уку җайланмалары, тавышлы тонометр һәм термометрлар, ишетү аппаратлары сораучылар булган. Кызганычка, боларның берсе дә тулы күләмдә кайтарылмаган. «Без креслоны үз исәбебездән алган идек. Ләкин инвалид инде мәрхүм булды. Түләү турындагы документларны алып килсәк, акчаны сезнең фонд аша кайтарып буламы?» - дигән сорауны да бирделәр Фәрит Фәнтимер улына. «Акчаны балалары да кайтара ала. Бары тик документлары гына тәртиптә булсын», - дип, оешмага мөрәҗәгать итәргә чакырды ул. 2016 елда, әйтик, шул рәвешле 279 мең 509 сум акча кайтарылган.
Урында ятучыларны памперслар белән тәэмин итү шулай ук проблемалы. Бүлеп чыгару функцияләре бозылучылардан шундый җайланмалар сорап узган ел 136 кеше заявка биргән, 116сы канәгатьләндерелгән. Ләкин памперсларның размерлары туры килмәгән очраклар күп икән. Моны үзгәртеп булмый, диде филиал башлыгы. Ниндине бирәләр, шундыйны алырга туры килә.
Шулай ук санаторий һәм курортларга бушлай юлламалар белән тәэмин итү дә 2016 елның 1 гыйнварыннан социаль иминиятләштерү фондына йөкләнде. Бу үтенеч белән фондка ел дәвамында 778 кеше килгән, шуңа өстәп, социаль яклау органындагы 648 гариза аларга күчкән. Юллама белән 114 кеше тәэмин ителгән, аларның 11е инвалид балалар. Былтыр Яр Чаллыдагы сәламәтләндерү үзәкләренә юлламалар күп бирелгән. Ләкин, ни сәбәпледер, Татарстандагы санаторийлардан баш тартучылар бар, чит регионнардан юлламалар сорыйлар, дип билгеләп үтте Фәрит Нәҗмиев. Аның әйтүенчә, бүгенге көндә 2014 ел башында гариза биргәннәрне юлламалар белән тәэмин итү бара.
Өлкәннәр, форсаттан файдаланып, пенсия фонды бүлеге, социаль яклау идарәсе, район үзәк больницасы вәкилләренә сораулар бирүчеләр булды. Пенсия фонды бүлеге башлыгы Раил Тимербаев 14-18 яшьләрдә эшләгән еллар өчен пенсия күләмен арттыру мөмкинлеге турында сөйләде. Алар гадәттә хезмәт кенәгәсенә язылмаган була, шуңа күрә моны архивтан гына табарга була, диде ул. Моны шаһитлар күрсәтмәсе белән дә расларга була, ләкин шаһит булып баручының хезмәт кенәгәсендә ул чорда эшләгәнлеге турында язу булырга тиеш.
Социаль яклау идарәсе башлыгы Гөлнара Шәфыйковага: «Хезмәт ветераннарына өстәмә акчалата түләү билгеләнгән икән, шуны аңлатыгыз әле?» - дип сорау бирделәр. «Бу хезмәт ветераннарына өстәмә түләү түгел, ә барлык пенсионерларга бирелә торган юл акчасы. Ул индексацияләнде, хәзер аның күләме 488 сум тәшкил итә», - дип аңлатма бирде ул. Район үзәк больницасы баш табибының клиника-эксперт эшләре буенча урынбасары Резедә Мөхәммәтшинадан больницада өлкәннәр өчен бик тә кирәкле белгеч - күз табибы булсын иде дип сорадылар. «Авыл фельдшерларының ни өчен система куярга хокуклары юк, без бит гел генә шәһәргә чыгып китә алмыйбыз», - дигән сорауны да бирделәр. Ләкин кан тамырына керү бик җаваплы эш, шуңа күрә аның рөхсәт ителмәвен белдерде баш табиб урынбасары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев