Районда милли ризыклар бәйрәме узды
28 февраль көнне күренекле аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановка 90 яшь тулды. Аның истәлегенә Казанда Юныс Әхмәтҗанов исемендәге татар милли аш-су осталыгы бәйгесе дә узды. Шундый ук бәйрәм районыбызда да үткәрелде. Шушы хөрмәткә Сәмәкәй мәдәният йорты кунакларны үзенә җыйды.
Бәйрәм Сәмәкәй мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Зиләйлүк» ансамбленең «Каз өмәсе күренеше» белән башланып китте. Нинди бәйрәм инде ул каз тәбикмәгеннән башка?! Гөлфирә апа Әюпова тәбикмәк пешерү буенча мастер-класс күрсәтте. Аннан соң килгән кунаклар үз күчтәнәчләрен тәкъдим иттеләр. Татар халкының тәмле ризыкларына күңел җылысы да кушылган бит.
Халкыбызның бер генә мәҗлесе дә җыр, бию, уен-көлкесез узмыйдыр. Монда да рәхәтләнеп күңел ачтык, «Сигезле», «Ачык авыз», «Чәбәк-чәбәк» һәм башка җырлы-биюле уеннарны рәхәтләнеп башкардык. Ә уеннардан соң мул табын артына җыелдык. Тәмле ризыклар белән тәмләп чәй эчтек, татар халык җырларын башкарып, күңелебезгә рухи азык та алдык.
Бәйрәм безнең күңелләрдә бик озак матур бер истәлек булып сакланыр. Без татар булуыбыз белән чиксез горурланабыз, дип хәбәр итте безгә Сәмәкәй авылы мәдәният йорты директоры Альфира Исхакова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев