11 февраль 2015 яңалыклары
-
Ярминкәләрдә очсызрак бәядән яшелчәсен, он белән карабодай ярмасын да табарга була
Узган шимбәдә Чаллы шәһәренең Сарман трактында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте. Анда районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, авыл халкы үз продукциясен шәһәр халкына тәкъдим итте.
-
Тукай районында яшәүче унҗиде яшьлек егетләр беренчел хәрби исәпкә басты
Район хәрби комиссариатында быел унҗиде яше тулган яки тулачак яшүсмер егетләрне беренчел хәрби исәпкә куйдылар. 9 февральдән башлап 12сенә кадәр барган әлеге чарага авыл җирлекләреннән 188 егет чакырылган иде. Аларның барысы да килде. Әлеге чара барышында яшүсмерләр терапевт, хирург, невропатолог, психиатр, окулист, отоларинголог, стоматолог һәм башка тар белгечләр күзәтүен үтте....
-
Табиблар Тукай районында яшәүче сугыш ветераннарының сәламәтлеген тикшерде
Бу көннәрдә ил белән зур вакыйга - Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылауга әзерләнәбез. Мәдәният йортлары, китапханәләрдә әлеге вакыйгага багышланган чаралар үткәрелә, сугыш ветераннарына багышлап стендлар эшләнә. Сугыштан җиңү яулап кайтып, төрле елларда вафат булган солдат-авылдашларның каберләрен барлау, карау бурычы да куелды.
-
Бушлай юридик ярдәм
«Якты юл» газетасы редакциясендә 19 февральдә, иртәнге сәгать 9дан 12гә кадәр бушлай юридик ярдәм үткәрелә. Сезнең сорауларга адвокат Әлфия Гәрәева җавап бирә. Сорауларны 70-17-58 телефоны аша бирә аласыз, ә кабул итүгә редакциягә килергә кирәк. Адресы: Яр Чаллы шәһәре, М. Җәлил урамы, 46 йорт (район хакимияте бинасы). Кабул итү вакытында бирелгән...
-
Хезмәт хакын түләмәсәләр «Кайнар линия»гә шалтырат
Хезмәт Кодексы буенча һәр кеше вакытында хезмәт хакын алырга тиеш. Шул ук вакытта социаль яктан сакланган булу да аның өчен мөһим шартларның берсе. Ләкин эш бирүчеләрнең кайберләре законны үтәми: юридик яктан теркәлү узмыйлар, салымнар түләмиләр, үзләрендә эшләүче хезмәткәрләрнең санын яшерәләр. Бу исә, үз чиратында, шундый оешмаларда эшләүчеләрнең социаль хокукларын боза,...