11 гыйнвар 2022 яңалыклары
-
Яңа елда – сәламәт яшәү рәвеше!
Яңа ел каникулларында район халкы өчен бик бай спорт чаралары оештырылды. Чаңгы узышлары, хоккей турнирлары, шахмат һәм шашка буенча беренчелек үтте. Кыскасы, тукайлылар каникулларда файдалы итеп ял иттеләр. Якташларыбыз команда һәм шәхси зачетлар буенча яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Район мәгариф идарәсе хезмәт коллективы мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре белән бергәләп Яңа поселогындагы чаңгы базасында сәламәтлекне ныгыту буенча актив ял оештырдылар. Чаңгы базасына килүчеләр табигать кочагында – саф һавада рәхәтләнеп чаңгы шудылар.
-
Сукбай этләрне кем аулаячак?
Тукай муниципаль районыны биләмәләрендә быел сукбай хайаннарны аулау, башка урыннарга күчерү, исәпкә алу һәм аларның санын көйләү буенча район башкарма комитетында аукцион үтте.
-
Яңа ел янгыннардан башланды
1-8 январь көннәрендә районда янгын чыгуның дүрт очрагы теркәлгән.
-
Биклән бизәкләре
Яңа ел бәйрәме алдыннан район авылларын бик матурлап бизәгәннәр иде.
-
Беренче сабыйлар
Районда яңа елда беренче бала 2 январь көнне дөньяга килде.
-
Коронавирусның яңа дулкыны килә
Үткән ел район дәваханәсендә 1951 кеше коронавирустан дәваланган. Бүгенге көнгә пациентлар саны бераз кимегән. Стационарда хәзер 51 кеше дәвалана, 2 кеше реанимациядә. «Ләкин тынычланырга иртә. Көньяк Африкадан килгән «Омикрон» вирусы «Дельта» штаммы белән очрашып, вирусның яңа төрен – «Дельтакрон»ны китереп чыгарды.
-
Сөт җитештерү арта
Сөт җитештерү буенча районда тулаем савым тәүлегенә 90,5 тонна тәшкил итә.
-
Җыеннар башланды
11 январьда, авыл җирлекләрендә һәр елны уза торган халык җыеннары башланды.
-
Гореф-гадәтләрне саклап...
Тукай районы Кузкәй авылында яшәуче Илгизә апа Нуруллинада кич утырырга өлкән яшьтәге апалар, авылның уңган хатын-кызлары, балалары җыелды.