Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа елда – сәламәт яшәү рәвеше!

Яңа ел каникулларында район халкы өчен бик бай спорт чаралары оештырылды. Чаңгы узышлары, хоккей турнирлары, шахмат һәм шашка буенча беренчелек үтте. Кыскасы, тукайлылар каникулларда файдалы итеп ял иттеләр. Якташларыбыз команда һәм шәхси зачетлар буенча яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Район мәгариф идарәсе хезмәт коллективы мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре белән бергәләп Яңа поселогындагы чаңгы базасында сәламәтлекне ныгыту буенча актив ял оештырдылар. Чаңгы базасына килүчеләр табигать кочагында – саф һавада рәхәтләнеп чаңгы шудылар. 

Сосновый Бор поселогында «Бөтен гаилә белән стартка!» дигән спорт-сәламәтләндерү уены уздырылды. Мәктәптән тыш эшләр үзәге оештырган әлеге чарада мәгариф учреждениеләреннән 15 гаилә катнашты. Бәйгедә Теләнче-Тамактан Фәхриевлар гаиләсе беренче, Калмиядән Шәфыйковлар – икенче, Иске Абдулдан Исламовлар гаиләсе өченче урынны алды. 

Түбән Суыксуда чаңгы трассасы ачылу хөрмәтенә чаңгыда узышу буенча ярышлар узды. Ярышта 16 авыл җирлеге һәм 16 гомумбелем бирү мәктәбе коллективлары – барлыгы 112 кеше катнашты. Гомумбелем бирү мәктәпләре арасында барган ярышта Яңа поселогы мәктәбе коллективы беренче, Иске Абдул мәктәбе – икенче, Биклән мәктәбе өченче урынны яулады. Авыл җирлекләре арасында барган ярышта Иске Абдул спортчылары беренчелекне бирмәде. Мәләкәс һәм Шилнәбаш авыл җирлекләре икенче һәм өченче урыннарга лаек булды. 

Яңа поселогындагы Кыш бабай призына ярышларга барлыгы 40 команда килде. Шуның 17се – авыл җирлекләре, 18е – гомумбелем бирү мәктәпләре коллективлары, 5 команда предприятие һәм оешмалардан иде. Бу ярышта барлыгы 136 кеше катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча гомумбелем бирү мәктәпләре арасында Яңа поселогы – беренче, Иске Абдул һәм Князево мәктәпләре икенче һәм өченче урыннарга лаек дип табылды. Авыл җирлекләре арасыннан Биклән беренче, Мәләкәс – икенче, Калмаш өченче урынны яулады. Предприятие һәм оешмалар арасында «Татарстан коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ, Тукай үзәк дәваханәсе коллективы, район мәгариф идарәсе пьедесталда беренче, икенче, өченче урыннарны алды.

Мәләкәс хоккей кортында гомумбелем бирү мәктәпләре укучылары арасында шайбалы хоккей буенча Яңа ел турниры узды. Ярышларда  Иске Абдул мәктәбе беренче, Яңа поселогы – икенче, Мәләкәс өченче урынны яулады. Шулай ук яхшы уенчылар да билгеләнде.

Шушы хоккей кортында ирләр командалары арасында Раштуа кубогына район чемпионаты узды. Ачык чемпионатта 50 кешедән торган 4 команда катнашты. Беренче урынны Сарман районы Шәрләрәмә авылы командасы, икенче һәм өченче урыннарны Мәләкәс һәм Сарман командалары алды. 

Яр Чаллы «Этюд» спорт мәктәбендә район мәктәпләрендә укучылар арасында шашка һәм шахмат буенча район беренчелеге үтте. Ярышта 92 кешедән торган 15 команда катнашты. Мусабай-Завод мәктәбе командасы – беренче, Борды – икенче, Биклән өченче урынны алды. 
Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар, медальләр һәм кубокларга ия булды, татлы бүләкләр алды.  

Түбән Суыксу авылының Нарат Елга паркында Тукай районы мөхтәсибәтенең чаңгы ярышлары үтте. Узышларның иң кечкенә катнашучысына нибары 5 яшь иде, иң өлкәненә – 82 яшь.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Ярышларда катнашкан барлык спортчыларга баллы күчтәнәчләр дә өләштеләр. Ә иң олыларына Коръән тәфсирләре тапшырылды.
Бәйге тәмамлангач катнашучылар Түбән Суыксу авылы мәчетендә булдылар. Анда алар өчен табын әзерләнгән иде.

/ Рөстәм Зәкиев фотолары. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев