Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коронавирусның яңа дулкыны килә

Үткән ел район дәваханәсендә 1951 кеше коронавирустан дәваланган. Бүгенге көнгә пациентлар саны бераз кимегән. Стационарда хәзер 51 кеше дәвалана, 2 кеше реанимациядә. «Ләкин тынычланырга иртә. Көньяк Африкадан килгән «Омикрон» вирусы «Дельта» штаммы белән очрашып, вирусның яңа төрен – «Дельтакрон»ны китереп чыгарды.

Яңа вирус белән авыру очраклары Кипрда теркәлде инде. Безнең илдә дә авыруның тагын бер дулкыны көтелә. Шуңа күрә саклану чараларына ваемсыз булмаска чакырам, маска киеп йөрергә, прививка ясатырга кирәк», – дип сөйләде хакимияттә үткән дүшәмбе киңәшмәсендә районның баш табибы урынбасары Наилә Гессер.  

Вакцинациягә киләндә, узган ел ул районда, планны арттырып, 134 процентка үтәлгән. Ягъни планга салынган 27 мең 790 кеше урынына 37 мең 352 кешегә прививка ясатган. Ә менә яше 60тан артканнар арасында вакцинация эше сүлпәнрәк бара. Прививка кадатучылар саны 80 процентка  тулып бетми. Әлегә ул 74,3 процент. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев