Якты юл
  • Рус Тат
  • Сукбай этләрне кем аулаячак?

    Тукай муниципаль районыны биләмәләрендә быел сукбай хайаннарны аулау, башка урыннарга күчерү, исәпкә алу һәм аларның санын көйләү буенча район башкарма комитетында аукцион үтте.

    Дүрт әгъзадан торган комиссия шәхси эшмәкәр Сергей Мадьянкин җитәкләгән оешмага өстенлек бирде. Хәзер Тукай районында хуҗасыз йөргән хайваннар турында авыл җирлекләре башлыклары аша шушы оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Җыелган заявкалар буенча Сергей Мадьянкин оешмасы килеп хезмәт күрсәтә. Бу оешма Ульяновск өлкәсе Димитровград шәһәрендә урнашкан. Әлбәттә, бу бик уңайлы түгел. Мадьянкин белән +79063901190 номерына шалтыратып элемтәгә керергә мөмкин.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: