10 октябрь 2020 яңалыклары
-
Яхшы эшли, матур яши
Гөлия һәм Илгиз Сәлимовлар – Яңа Сарайлыда иң актив һәм хөрмәтле гаиләләрнең берсе. Алар авылдашларын бер йодрыкка туплап, олы бер гаилә кебек яшәтәләр.
-
Ничек эшлибез – шулай яшибез
«Авыл хуҗалыгы эшчәннәре елның 365 көнен киеренке хезмәт белән яшиләр. Шуның нәтиҗәсе буларак, быел да күп эшләр башкарылды. Алар барысы да җитештерүне үстерү, хезмәткәрләрнең көнкүреш шартларын яхшырту өчен эшләнде», – ди «Гигант» ҖЧҖ директоры, бу хуҗалык белән 20 елдан артык җитәкчелек итүче Риф Имамов. Аның һәр көне алдан уйланган, һәр сәгате планлаштырылган.
-
Тозланган гөмбә
Көз айлары – гөмбә җыю вакыты да. Гөмбәләрне зурлыкларына карап аерып куям. Яхшылап юам. 15 минут кайнатам. Эреләрен суыткычка катырырга куям.
-
Олы ярдәм
«Гигант» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә, шәхсән аның директоры Риф Имамовка Яңа поселогы мәктәбенең хезмәт коллективы, ата-аналар һәм балалар исеменнән чиксез зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Олы йөрәкле җитәкчебезнең башлангычы белән мәктәбебездә саллы ремонт эшләре алып барыла, сыйныф бүлмәләре, җиһазлар яңартыла, төрле тармакларда аерата уңышларга ирешкән укучылар бүләкләргә лаек була һәм башка бик күп игелекле эшләр башкарыла.