Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ничек эшлибез – шулай яшибез

«Авыл хуҗалыгы эшчәннәре елның 365 көнен киеренке хезмәт белән яшиләр. Шуның нәтиҗәсе буларак, быел да күп эшләр башкарылды. Алар барысы да җитештерүне үстерү, хезмәткәрләрнең көнкүреш шартларын яхшырту өчен эшләнде», – ди «Гигант» ҖЧҖ директоры, бу хуҗалык белән 20 елдан артык җитәкчелек итүче Риф Имамов. Аның һәр көне алдан уйланган, һәр сәгате планлаштырылган.

Терлекчелек фермаларын, ашлык амбарларын, техника яңарту кебек эшләр «Гигант»та һәр елны башкарыла. Быел биредә тагын бер күләмле эшкә – администрация бинасын яңартырга алындылар. Объект 40 еллап элек төзелгән һәм шуннан бирле бер мәртәбә дә капиталь ремонт үткәрелмәгән. «Бу белгечләрнең хезмәтен җиңеләйтү максатыннан эшләнә. Эш урынында чисталык, тәртип, уңайлы җиһазлар булса эшләве үк күңелле бит. Ремонт алдагы дистә елларга җитәчәк», – ди Риф Хәниф улы. Ремонт эшләренә апрель аенда тотындылар. Инде бинаның фасады тулысынча яңартылган, бүген эчендә ремонт-җиһазлау эшләре тәмамланып килә. Бинаны төзекләндерү өчен 7 млн сумнан артык акча тотыла.


Администрация бинасында ремонт эшләре тәмамланып килә. / Лариса Васильева фотосы.


 

Терлекләрне җәйге лагерьга чыгаруга ук фермаларны ремонтлау эшләре башланган. Быел да барлык 12 торакка да реконструкция ясалган. Ел дәверендә 300 баш яшь мал өчен торак төзелеше файдалануга тапшырылган. Хәзерге вакытта хуҗалыкның 2 мең баштан артык мөгезле эре терлеге бар. Яңа төзелешләргә килгәндә, узган ел салына башлаган, замана таләпләренә туры китереп эшләнгән савым залы быел август аенда куллануга тапшырылды. 


Савым залы. / Лариса Васильева фотосы. 


 

«Гигант»ның иң саллы проекты – 4 мең баш терлек өчен азык әзерләрлек цех төзелде. Объектны финаслау күләме – 25 млн сум. Әлеге үзәк өчен азык әзерли торган ССК-21В «Хозяин» дип аталган ике җайланма, үсемлекчелек һәм терлекчелек өчен куәтле трактор, терлек азыгы җыю комбайны, төягеч сатып алынган. Ягъни хуҗалыкта быел гына берничә миллион сумнар белән исәпләнерлек техника яңартылган. Болар барысы да хуҗалыкның әйләнештәге акчалары исәбеннән башкарылган. 


Азык әзерләү цехы. / Лариса Васильева фотосы.

 

Реклама

«Гигант»лылар быел 10 мең тоннадан артык икмәк җыеп алды. Узган ел әлеге күрсәткеч 6700 тонна иде. Бүген ашлык, бөртеген дә әрәм-шәрәм итмичә, урнаштырып куелган. Киләсе елга 3 мең тонналап бөртек сыйдырышлы тагын бер склад төзү планы да бар хуҗалыкның. 

 

Кадрларны торак белән тәэмин итү буенча да хуҗалык эшне туктатмый. Ул төзегән йортлардан Яңа поселогында инде урамнар барлыкка килде, хезмәткәрләргә фатирлар да алып бирәләр. Озакламый республика программасы ярдәме белән тагын ике йорт сафка басар дип көтелә.
Авыл җирлегендәге социаль мәсьәләләрне хәл итүдә дә предприятиенең ярдәме чиксез зур. «Җирлектә яшәүче халыкның сорауларын тыңлауны, аларны чишүдә булышуны мин көндәлек бурычым дип саныйм. Шулай итми мөмкин түгел, без бит шушы территориядә эшлибез, шушы басуларда иген үстерәбез», – ди бу җәһәттән Риф Имамов. 
«Иң зур байлыгыбыз – игенчеләребез, терлекчеләребез, белгечләребез», – дияргә ярата Риф Имамов хуҗа-лык хезмәтчәннәре белән горурланып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев