Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Олы ярдәм

«Гигант» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә, шәхсән аның директоры Риф Имамовка Яңа поселогы мәктәбенең хезмәт коллективы, ата-аналар һәм балалар исеменнән чиксез зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Олы йөрәкле җитәкчебезнең башлангычы белән мәктәбебездә саллы ремонт эшләре алып барыла, сыйныф бүлмәләре, җиһазлар яңартыла, төрле тармакларда аерата уңышларга ирешкән укучылар бүләкләргә лаек була һәм башка бик күп игелекле эшләр башкарыла. 

Быел, әйтик, «Гигант» хуҗалыгы ярдәме белән мәктәптә 500 мең сумлык төзекләндерү эше башкарылды – алты уку кабинеты ремонтланды, ике видеопроектор алынды. Мәктәп бинасын төзекләндерү эшләренә предприятие ел саен үз өлешен кертә. Соңгы елларда фойеда түшәмнәр алыштырылды, баскыч мәйданчыгы төзекләндерелде. Инде менә берничә ел мәктәп укучылары Риф Имамов гранты алалар. Ул уку отличникларына, олимпиадаларда жиңүчеләргә, спорт өлкәсендә уңышка ирешүчеләргә, елның иң актив сыйныфына бирелә. Тагын бер матур традиция – җәй көне хуҗалыкта эшләгән укучылар 1 сентябрьдә акчалата бүләккә ия була. 
Риф Хәниф улы безнең проблемалардан һәрвакыт хәбәрдар. Бик тә җаваплы вазифа биләвенә карамастан, ул һәрвакыт безнең хәлебез белән кызыксынырга, мәсьәләне уртага салып сөйләшергә вакытын таба, үз ярдәмен тәкъдим итә. Техника кирәк булганда да без һәрвакыт аңа мөрәҗәгать итәбез. 
Риф Имамов һәм аның хезмәт коллективына без сәламәтлек, эшләрендә тагын да зуррак уңышлар телибез. Кылган игелекләре үзләренә һәм гаиләләренә мең савап булып кайтсын. Хуҗалыгыбыз киләчәктә дә шулай тотрыклы эшләсен.

Ихтирам белән, мәктәп директоры Булат Мәхмүтов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев