Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Яхшы эшли, матур яши

Гөлия һәм Илгиз Сәлимовлар – Яңа Сарайлыда иң актив һәм хөрмәтле гаиләләрнең берсе. Алар авылдашларын бер йодрыкка туплап, олы бер гаилә кебек яшәтәләр.

Алар икесе дә нәкъ әти-әниләре шикелле хезмәт сөючән. Илгизнең әтисе Исмәгыйль абый совхозда гомере буе тракторчы булып эшләгән. Ул инде ахирәткә күчкән. Совхозның бер эшеннән дә калмаган Флүрә апаның урыны түрдә. Иске Гәрдәледән Гөлиянең әнисен – Сәлимә апаны да кызы һәм кияве үзләренә алып килгәннәр. Ике кодагыйның серләре килешкән, рәхәт тормыш кичерәләр. Илгиз һәм Гөлиянең кызы белән кияве дә әти-әни йортында яшәүне кулай күргән. Берничә буынның үзара киңәш-табыш итеп, гөрләшеп яшәве милләтебезнең асыл сыйфаты ул.
Гөлия бу нигезгә килен булып төшкәндә җыйнак кына йортта ике каенана, каената һәм иренең авыру энесе була. Гөлия һәр нәрсәдә дә иренә таяна. Әти-әнисенә, авыру энесенә, ялгыз калып өч бала тәрбияләүче апасына, үз гаиләсенә таяныч булган ире – гомерлек яры хакында Гөлия ханым: «Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бәйрә-мендә совхоз директоры Риф Имамов мактау кәгазе тапшырганда: «Үскәнем, яхшы кешегә кияүгә чыккансың. Бик бәхетле кеше син», – диде. Бәяләп бетереп булмый торган сүзләр бит бу. Ирдән уңу – иң олы бәхет. Балалар сау-сәламәт, тәртипле икән – бу сөенеч түгелмени?! Илгизнең куллары алтын – нәрсәгә тотынса да эше җырлап бара. Җайлы итеп, рәхәт итеп эшли ул», – ди Гөлия ире белән горурланып. «Илгиз киң күңелле, ярдәмчел кеше. Ул гомере буе Яңа Сарайлы халкына кулыннан килгәнчә ярдәм итеп яши. Бертуган апасы балалары белән ялгыз калгач, аны кайгыртуны да үз өстенә алды. Гөлия дә иренең бертуган апасын үз туганыдай күрде», – диләр авылның өлкәннәре. 
35 ел «Гигант» совхозында машина йөртүче булып эшләүче Илгиз Сәлимовны, кем генә булмасын, әнә шулай гаиләсе белән гел янәшә куеп сөйлиләр. Туган авылын, халкын ихластан яраткан, бөтен күңелен биреп хезмәт куйган ир-егет газетадан килүебезне белгәч: «Бездә 40ар ел шофер булып эшләүчеләр бар. Менә алар турында языгыз», – дип тыйнак булуы белән дә игътибарны җәлеп итте. Шоферларның эше бухгалтерия буенча тонна һәм километрлар белән исәпләнә. Ә менә тырышлык, ихласлыкны берни белән исәпләп тә, үлчәп тә булмый. «2000 елга кадәр басу-кырларны ашлау өчен минераль ашламаны атнасына ике тапкыр Тольяттидан алып кайта идек. Соңгы егерме елда Менделеевскидан ташыйбыз. Юлда барганда тирә-якны күзәтеп йөрим. Чагыштырып әйтә алам, бездә җирләр тиешенчә эшкәртелә, тәрбия күрә һәм шуңа да уңыш мулдан», – ди Илгиз горурланып.
Тагын бер горурлыгы – гаиләсе. Гөлиясе клуб мөдире булып эшли. «Бу эш минем вазифама керми», – дигән сүзне белми дә ул, бөтен эшне башкара. Өч буын гөрләшеп яши торган йортта кунак-төшемне, күрше-күләнне, авылдашларны ачык йөз белән каршы алалар. Сәлимовлар изге бәйрәмнәрдә – Рамазан һәм Корбан гаетләрендә мул итеп табын коралар. Без аларга бик рәхмәтле», – диләр алар турында авылдашлары да. 
Илгиз тормыштан канәгать. «Директорыбыз Риф Хәнифович эшләгән кешенең кадерен белә. Менә матур җәй көнендә ял алып хатыным белән Кырымда ял итеп кайттык. Кирәк вакытта алыштыручы куеп, ял бирүләренә сөендек. Дөньялар күреп, рәхәтләнеп ял иткәч күңел күтәрелеп эшкә чыктык. Тормышта даимилек – эш белән тәэмин ителеш, тотрыклы хезмәт хакы, яхшы мөгамәлә күңелне дә күтәрә, җитештерүчәнлекне дә арттыра», – ди.
Олы хуҗалыкта йөк машинасының һичкайчан туктап торганы юк. Эш сәгате белән дә хисаплашып тормыйсың, язгы чәчү вакытында һәм урып-җыю чорында бигрәк тә. Шунысы сөенечле, арып-талып өенә кайткач гаилә әһелләре аны ачык йөз, тәмле тел белән каршы ала. Өстәлдә парын бөркеп тәмле ризык көтеп тора. Өендә яраталар, эшендә хөрмәт итәләр. Адәм баласы өчен бу – иң кирәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев