10 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Шундый әтием булу белән горурланып яшим мин
Татар халкында «Тапкан ана түгел, баккан ана» дигән мәкаль бар. Мин бу мәкальне әтиләргә карата да кулланыр идем. Дөньяга килүемә сәбәпче булган үз әтиемә бер рәхмәтле булсам, 5 яшемнән тәрбияләп үстергән үги (күңелгә ятышлы сүз булмаса да, аңа карата җылы мөнәсәбәтемне чагылдырып бирә алган сүз телебездә юк) әтиемә мең рәхмәтле.
-
Теләнче Тамак авылында детектив агентлыгы эшләде
Теләнче Тамак авылы китапханәсендә балалар өчен «Җәйге детектив агентлыгы» эшләде. Мондый яңа эш формасы балаларны бик кызыксындырды. Чөнки бөек эзтабар Шерлок Холмстан килгән уйдырма хатларны алар зур түземсезлек белән көтеп тордылар. Хатлардагы башка сыймаслык биремнәрне кызлар һәм малайлар төрле яклап чишәргә омтылды. Холмс үткәргән тикшерүләрдә катнашып, алар җинаятьчеләрнең фотороботын ясарга,...
-
Сугыш хәрәкәтләре ветераны Фәрит Галәветдинов: «Әфганстанга тагын бер барып, хезмәт иткән җирләрне күреп кайтасым килә»
Тугыз ел рәттән Оренбург өлкәсе Бузулук шәһәрендә «Сәлам, бача!» дип аталган халыкара патриотик җыр җыены үткәрелеп килә. Әлеге чарага элеккеге бәйсез дәүләтләр берлеге илләреннән Әфган сугышын үткән ветераннар, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар җыела. Быел да хәрби патриотик җыр слетына 2 меңнән артык кеше килде. Күптән түгел райондашларыбыз, сугышчан дуслар Фәрит Галәветдинов...
-
Чишмәләр чисталыгы акциясе башланды
Татарстанда Экология елы уңаеннан Тукай муниципаль районы башкарма комитеты, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе белән берлектә, чишмәләр чистарту акциясе уздыра. Тукай районында чишмәләр төзекләндерелеп, аларның тирәләрендә шимбә өмәләре уздырылып тора. Әлеге язмалар безнең газета битләрендә дә урын ала. Акция кысаларында шулай ук чишмәләрнең, тирә-як табигатьнең...