Сугыш хәрәкәтләре ветераны Фәрит Галәветдинов: «Әфганстанга тагын бер барып, хезмәт иткән җирләрне күреп кайтасым килә»
Тугыз ел рәттән Оренбург өлкәсе Бузулук шәһәрендә «Сәлам, бача!» дип аталган халыкара патриотик җыр җыены үткәрелеп килә. Әлеге чарага элеккеге бәйсез дәүләтләр берлеге илләреннән Әфган сугышын үткән ветераннар, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар җыела. Быел да хәрби патриотик җыр слетына 2 меңнән артык кеше килде. Күптән түгел райондашларыбыз, сугышчан дуслар Фәрит Галәветдинов...
Фәрит Алмаз улы - Иске Гәрдәледә, Фидаил Фаиз улы Бикләндә яши. Патриотик җыр җыенына алар Чаллы шәһәрендә яшәүче әфганчы дуслары белән бардылар. Җәмәгатьләре Раушания һәм Рәмзия дә ирләре белән бергә озын юл йөреп кайтты. Гомер юлыннан иңне-иңгә куеп, бергә атлаган парларның уй-теләкләре, хис-тойгылары да бер була. Ирләренең йөрәгеннән һич китмәс Әфган яралары инде алар өчен дә күптән уртак хис, уртак януга әверелгән. Бузулукка ничек рухланып, канатланып китсәләр, аннан тагын да дәртләнеп кайтты алар. Хатыннарына кадәр, киләсе елга тагын барабыз, Аллаһы боерса, дип торалар. Бу очрашудан алган тәэсирләре белән безнең белән бик теләп бүлештеләр. Бузулукта өч көн буена чатырлар корып, учаклар ягып - кыр шартларында яшәгәннәр. Үзе бер романтика! Һәр төбәк үзе турында элмә такталар әзерли. Анда Әфганда башын салган егетләрнең, ветераннар хәрәкәтләре белән бәйле фотолар, мәгълүматлар урнаштырыла. Латвия, Белоруссия, Ямал, Ставрополь, Казахстан, Үзбәкстан, Татарстан һәм башка бик күп төбәк һәм шәһәрләр - кемнәр башыннан гына үтмәгән бу сугыш? Күпме япь-яшь асыл егетләребезне харап иткән. Җыенда катнашучылар аларны тын калып искә ала, һәйкәлләргә чәчәкләр салалар. Һәр төбәк командасы марш белән үтә, хәрби техника парады уза, җырлар башкаралар. Безнекеләрдән Фоат Билалов үзе язган җырны тәкъдим итә, Мәхмүт Корбангалиев башкарган җырларны да тамашачы яратып тыңлый. Кыскасы, җыелган халык арасында татарстанлылар үзләрен лаеклы күрсәтә. Шунысына да игътибар иттем: бу чараны төп оештыручы да үзебезнең татар полковнигы Наил Нуруллин икән. Җирле хакимият вәкилләре дә җыенда катнашучыларны зурлап сәламли, чараны оештыруда ярдәмен күрсәтә.
Фәрит Алмаз улы өчен иң истә калганы бергә хезмәт иткән Сергей Майоров исемле дусты белән табышу була. Ул татар егетен һәлак булды дип йөргән. Хәзерге вакытта Лениногорск шәһәрендә яши икән. Герат шәһәре янында дошман уты астына эләгәләр алар. Һәлак булучылар күп. Авыр яраланган Фәрит госпитальгә эләгә. Шуннан бер-берсен югалталар. Бузулукта 35 елдан соң табышып, кочаклашып күрешәләр.
- Сөенечтән нишләргә белмәдек. Сугышчан дуслар туганың кебек якын бит ул. Төне буена да сөйләшеп сүзләр бетмәде. Хәзер инде гел телефоннан хәбәрләшеп, хәл белешеп торабыз, - ди ул.
Фәрит Галәветдинов белән аралашып китүебез очраклы гына булды. Редакциягә ул сугышчан дусларының гаиләләрен газетага яздырырга дип килде. Рәхмәт аңа, күңел булып калды. Ә аннары инде, сүз иярә сүз, аның пенсия фонды идарәсендә озак еллар эшләгән хөрмәтле кешебез Гөлсирә Ларинаның бертуган апасы Кызыл Байрак ордены кавалеры, атаклы сыер савучы Хәмдениса Сабированың кияве булуы ачыкланды. Бу гаилә районда иң беренчеләрдән булып кайгылы хәбәр алды. Уллары Айрат Сабировны әфган сугышында югалттылар. Ананың хәсрәтен уртаклашырга килеп йөргән әфганчы егет Фәрит Айратның сеңлесенә өйләнгән икән. Аларның гаилә тарихын миңа 22 ел элек редакциягә эшкә килгәч үк сөйләгәннәр иде. Газиз абыйсын югалткан кызның аның сугышчан дусты белән кайнар мәхәббәте - китап язарлык, кинолар төшерерлек вакыйга. Инде менә үзләре белән танышу да насыйп булды. Үзен итагатьле, әдәпле тотуы бик ошады. Җирдә нык басып торган эшмәкәр, иң катлаулы 90нчы елларда Чаллыны тоткан, шәһәрдә Әфганчылар җәмгыятен җитәкләп, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына 15 фатир юллап алган курку белмәс ир-егет казанышлары белән күкрәк какмый, язмышына рәхмәтле булып яши.
- Әгәр җай чыкса, Әфганстанга тагын бер барып, хезмәт иткән җирләремне күреп кайтыр идем, - ди.
Әфган ветераннары актив халык. Мондый җыеннар илнең бик күп шәһәрләрендә - Уфада, Судак, Димитровград, Чиләбедә уза. Алар бу очрашуларның күбесендә катнашырга тырышалар. Язмышларына тирән эз салган сугыш, аларны берләштерә, рухташ, теләктәш итә.
Фәрит Алмаз улы белән сөйләшкәндә, ул бүген әфганчыларны борчыган мәсьәләләргә дә кагылып үтте. Аларның шактые пенсия яшенә җитеп килә. Пенсия билгеләнү тәртибе, ташламалар турында сораулары бар. Сәламәтлекләрен ныгыту мәсьәләләре борчый. Бу җәһәттән без редакция белән берлектә юристлар, пенсия фонды, социаль яклау идарәләре белгечләре белән берлектә түгәрәк өстәл артында очрашу үткәрергә килештек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев