Шундый әтием булу белән горурланып яшим мин
Татар халкында «Тапкан ана түгел, баккан ана» дигән мәкаль бар. Мин бу мәкальне әтиләргә карата да кулланыр идем. Дөньяга килүемә сәбәпче булган үз әтиемә бер рәхмәтле булсам, 5 яшемнән тәрбияләп үстергән үги (күңелгә ятышлы сүз булмаса да, аңа карата җылы мөнәсәбәтемне чагылдырып бирә алган сүз телебездә юк) әтиемә мең рәхмәтле.
Вафатына 40 ел вакыт узса да, авыл халкы күңеленә ярдәмчеллеге, кешелеклелеге белән кереп калган үз әтиемне хәтерләмим дә инде мин. Үземне белә башлаганда янәшәмдә әтием - Ягүдә Шәмси улы Гәрәев булды. Язмышның авыр сынауларын үтеп, 2 бала белән тол калган әти үзенең ике ятиме янына мине дә сыендырды. Чит кеше баласын үз җаваплылыгына алу өчен никадәр тәвәккәллек, сабырлык кирәклеген үзе генә белгәндер. Үскән чакта ул миңа «тырнак белән дә чиртмәде», бер генә авыр сүз дә әйтмәде. Аның ышанычлы иңнәре артында мин ятимлекне сизмичә үстем. Әни белән үзләренең уртак балалары булгач та, мине читкә какмады, үги итмәде, ныклы ата тәрбиясе бирде. Әле дә хәтеремдә, мәктәптә үткәрелгән әтиләр бәйрәменә күп кенә сыйныфташларымның әтиләре килмәгәндә дә, әти, эшеннән сорап кайтып, иң беренче булып килеп утыра иде. Мин моның белән чиксез горурлана идем. Мәктәпне тәмамлагач та, мине югары уку йортына кертү, укыту артыннан әти башлап йөрде. 5 ел буе алып кайтып, илтеп куеп йөрүне ул үзенең бурычы санады. Үзем теләгән институтта, үзем теләгән факультетта белем алуым белән мин аңа бурычлы.
Әти һәрвакыт туры сүзле, гадел булды. Әйтәсе сүзен кешенең йөзенә карап әйтте, артыннан сөйләнеп йөрмәде. Кемгәдер ялагайлану, ярарга тырышу аңа хас түгел иде. Шуңа күрә кемгәдер ул бик кырыс булып та күренгәндер. Ә бездә аның бу сыйфаты үзенә карата хөрмәт уятты. Әйтәсе сүзеңне өздереп әйтергә кирәклеген аңлатты.
Әти холкындагы үҗәтлек, тырышлык, хезмәт сөючәнлек аеруча игътибарга лаек. Аның шушы сыйфатлары аркасында, без һәрвакыт мул тормышта яшәдек. Бернигә дә мохтаҗлык сизмәдек. Әти һәрвакыт хезмәт белән яшәде: үзе дә тик тормады, безне дә тик тотмады. Ләкин бервакытта да эшне әмер биреп эшләтмәде. «Бик читен булса да», «авырсынмасаң эшләп кенә куй әле» дип эшләтте ул безне. Шулай итеп эшләгән эшне җиренә җиткереп үтәргә, хезмәт сөяргә, төгәл булырга өйрәтте.
Аның тагын бер сыйфаты турында әйтеп китмичә булмый: ул чисталык, тәртип ярата. Ихатада гына түгел, хәтта сарайда да бер генә шырпы, чүп тә, теләсә кайда аунап яткан кирәксез әйбер дә күрмәссең. Бу аның канына сеңгән. Ул үзенең бу сыйфатын миңа да күчерә алды.
Әтинең киң күңеллелеге турында әйтми китсәм, язмам тулы булмас. Үз әтием ягыннан туганнарым белән аралашудан тыймады ул мине. Үз әтиемнең әнисе мине - улының бердәнбер баласын күрергә еш килеп йөрде. Ул аңа бервакытта да караңгы йөз күрсәтмәде, якты йөзен кызганмады. Үзе дә алар белән аралашты. Бүгенге көндә дә ярдәмләшеп, туганлыкның кадерен белеп яшибез.
Әтигә язмышның шактый авыр сынауларын да үтәргә туры килгән. 38 яшендә 2 бала белән тол калу, картлык көнемдә терәгем, таянычым булыр дип үстергән бердәнбер улын югалтуның авырлыгын үзе генә белгәндер ул. Шундый авыр вакытларда да сынмады, сыгылмады, нык булып кала белде.
Бүгенге көндә мин гаиләм белән зур, якты өйдә яшим икән, монда әтинең да өлеше зур. Әти булмаса, ул өйләр дә, сарайлар да, мунчалар да - берсе дә булмас иде. Безнең өйдә нинди генә төзелеш эше башкарылса да, бүрәнәнең бер башында әти тора. Без әле йокыдан торганчы, төшеп җитә, безне йокыдан уятмаска дип, аяк очларына гына басып, эшкә тотына. Эшкә дәртләндереп, илһамландырып торучыбыз ул безнең.
Инде 40 яшьтән үтеп китсәм дә, үзем өч бала әнисе булсам да, мин үземне бала итеп тоям. Чөнки янәшәмдә ышанычлы терәгем - әтием белән әнием бар. Аларның һәрвакыт ярдәмгә киләсен белеп яшәү миңа көч һәм дәрт өсти. Кирәк вакытта кырыс, кирәк вакытта йомшак була белгән әтиемә мең рәхмәтле мин. Тормышта төрле вакытлар була. Авыр сүзләр әйтеп рәнҗеткән булсам, кичер мине, әти. Син әле безгә бик кирәк! Бер-беребезнең кадерен белеп, озын-озак еллар бергә яшик әле!
Лилия Вилданова.
Мусабай-Завод авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев