10 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Куркынычсызлык каешын тагуны кирәк санамыйлар
Август аенда ЮХИДИ инспекторлары, участок вәкаләтлеләре, суд приставлары катнашында үткән профилактик чараларда юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 319 очрагы теркәлде. Кызганычка каршы, куркынычсызлык каешын тагуны кирәк дип санамаган машина йөртүчеләр саны кимеми. Бу юлы шундый 122 очрак буенча беркетмә төзелде. Рөхсәт ителмәгән урында каршы юнәлештәге полосага чыгу да бик еш очрый....
-
Tatar-inform.tatar – .tatar доменында беренче яңалыклар сайты
30 августта - Республика көнендә - Татарстанда .tatar доменында беренче яңалыклар сайты үз эшен башлап җибәрде. tatar-inform.tatar адресы буенча «Татар-информ» мәгълүматлар агентлыгының татар телле версиясе уңышлы гына эшли. Бүгенге көндә «Татар-информ» мәгълүматлар агентлыгының татар редакциясе көн саен Татарстан, Россия һәм башка илләрнең яңалыклары турында 60тан артык хәбәр бастыра. Редакциянең төп...
-
«Тоннель» рейды кагыйдә бозучыларны ачыклады
Район ЮХИДИ бүлегенең «Тоннель» дип аталган чираттагы рейдында инспекторлар Яр Чаллы - Сарман трассасына, Новотроицкое һәм Мусзавод авылларына чыктылар. Чара барышында юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 65 очрагы теркәлде. Куркынычсызлык каешын такмаган өчен 30 йөртүче һәм пассажир тоткарланды, 10 йөртүчегә автомобиленең дәүләт номерлары укылмаган өчен штраф салынды, 1 кешегә машина йөртү...
-
Миграция өлкәсендә дәүләт хезмәтләрен электрон юл белән алырга була
Хәзер миграция өлкәсендә дәүләт хезмәте күрсәтү дә электрон юл аша башкарыла, ягъни гражданнар документларын интернет аша тапшыра алалар. Моның өчен gosuslugi.ru дәүләт хезмәтләре күрсәтү сайтына керергә кирәк. Бүген иң популяр хезмәтләр булып түбәндәгеләр санала: - Россия Федерациясе территориясендә шәхесне раслаучы Россия Федерациясе гражданины паспортын алу. Ул 14 яшь тулгач башкарыла....