Юл хәрәкәте иминлеге
Куркынычсызлык каешын тагуны кирәк санамыйлар
Август аенда ЮХИДИ инспекторлары, участок вәкаләтлеләре, суд приставлары катнашында үткән профилактик чараларда юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 319 очрагы теркәлде. Кызганычка каршы, куркынычсызлык каешын тагуны кирәк дип санамаган машина йөртүчеләр саны кимеми. Бу юлы шундый 122 очрак буенча беркетмә төзелде. Рөхсәт ителмәгән урында каршы юнәлештәге полосага чыгу да бик еш очрый....
Август аенда ЮХИДИ инспекторлары, участок вәкаләтлеләре, суд приставлары катнашында үткән профилактик чараларда юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 319 очрагы теркәлде. Кызганычка каршы, куркынычсызлык каешын тагуны кирәк дип санамаган машина йөртүчеләр саны кимеми. Бу юлы шундый 122 очрак буенча беркетмә төзелде. Рөхсәт ителмәгән урында каршы юнәлештәге полосага чыгу да бик еш очрый. Юл һәлакәтләренең дә күпчелеге шул сәбәпле килеп чыга. 41 очрак нәкъ менә шушы кагыйдәне үтәмәү белән бәйле. Профилактик чаралар вакытында штрафын вакытында түләмәгән 13 кеше туктатылды, исерек килеш рульгә утырган 3 йөртүче тоткарланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев