Tatar-inform.tatar – .tatar доменында беренче яңалыклар сайты
30 августта - Республика көнендә - Татарстанда .tatar доменында беренче яңалыклар сайты үз эшен башлап җибәрде. tatar-inform.tatar адресы буенча «Татар-информ» мәгълүматлар агентлыгының татар телле версиясе уңышлы гына эшли. Бүгенге көндә «Татар-информ» мәгълүматлар агентлыгының татар редакциясе көн саен Татарстан, Россия һәм башка илләрнең яңалыклары турында 60тан артык хәбәр бастыра. Редакциянең төп...
30 августта - Республика көнендә - Татарстанда .tatar доменында беренче яңалыклар сайты үз эшен башлап җибәрде. tatar-inform.tatar адресы буенча «Татар-информ» мәгълүматлар агентлыгының татар телле версиясе уңышлы гына эшли.
Бүгенге көндә «Татар-информ» мәгълүматлар агентлыгының татар редакциясе көн саен Татарстан, Россия һәм башка илләрнең яңалыклары турында 60тан артык хәбәр бастыра. Редакциянең төп максаты - Татарстан һәм татар халкы яңалыклары белән таныштырып тору, хәбәрләрне бик тиз рәвештә кешеләргә тарату.
tatar-inform.tatar сайтының мобиль версиясе дә бар. Ул Facebook, VK, Instagram, Twitter, OK кебек социаль челтәрләрдә дә тәкъдим ителгән. Киләчәктә «Татар-информ» мәгълүматлар агентлыгының яңалыкларына Telegram и WhatsApp кебек мессенджерларда да язылып булачак.
«Татар-информ» агентлыгының татар телле версиясендә яңалыклар күпләп 2016 елның июнь аеннан бирле бастырылып килә. Соңгы өч ай эчендә редакция тарафыннан язылган эксклюзив яңалыкларның саны 30 процентка артты. Редакция шулай ук видеоконтент та чыгара башлады. Ул интервьюлар, төрледән-төрле репортажлар һәм кызыклы сюжетлар. Алга таба мультимедиалы проектлар бүлеген дә булдыру планлаштырыла.
«Татар-информ» агентлыгының татар телле версиясе сайтында бүген «Татарлар дөньясы» («Татарский мир»), «Мәдәният» («Культура»), «Рәсми вакыйгалар» («Официальная хроника»), «Авыл» («Село»), «Икътисад» («Экономика»), «Вакыйгалар» («Происшествия»), «Фән һәм мәгариф» («Наука и образование»), «Спорт», «Дин» («Религия») кебек сәхифәләр бар. «Аналитика, күзәтү» рубрикасында аналитик мәкаләләр, «Әңгәмә»дә («Беседа») - төрле темаларга интервьюлар, «Татар вакытлы матбугаты» («Татарская пресса») рубрикасында татар ММЧларының көнүзәк материаллары басылып чыга. Редакция татар халкын борчып торган төрле темаларга татар телендә пресс-конференцияләр дә еш үткәрә.
«Татар-информ» агентлыгы үз эшен 1990 елның 6 июнендә башлап җибәрә. .tatar домены ТРсы Хөкүмәте тарафыннан 2013 елда теркәлә. «Татар-информ»ның татар редакциясе яңа доменда агентлык эшчәнлеген тагын да популярлаштыру өстендә эшләр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев