Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миграция өлкәсендә дәүләт хезмәтләрен электрон юл белән алырга була

Хәзер миграция өлкәсендә дәүләт хезмәте күрсәтү дә электрон юл аша башкарыла, ягъни гражданнар документларын интернет аша тапшыра алалар. Моның өчен gosuslugi.ru дәүләт хезмәтләре күрсәтү сайтына керергә кирәк. Бүген иң популяр хезмәтләр булып түбәндәгеләр санала: - Россия Федерациясе территориясендә шәхесне раслаучы Россия Федерациясе гражданины паспортын алу. Ул 14 яшь тулгач башкарыла....

Хәзер миграция өлкәсендә дәүләт хезмәте күрсәтү дә электрон юл аша башкарыла, ягъни гражданнар документларын интернет аша тапшыра алалар. Моның өчен gosuslugi.ru дәүләт хезмәтләре күрсәтү сайтына керергә кирәк.

Бүген иң популяр хезмәтләр булып түбәндәгеләр санала:

- Россия Федерациясе территориясендә шәхесне раслаучы Россия Федерациясе гражданины паспортын алу. Ул 14 яшь тулгач башкарыла. Паспортны алыштыру исә 20 һәм 45 яшьләрдә, шулай ук мәгълүматлар үзгәргәндә башкарыла;

- Россия Федерациясе чикләрендә шәхесне раслаучы Россия Федерациясе гражданины паспортын рәсмиләштерү һәм алу;

- Россия Федерациясе чикләрендә, шәхесне раслаучы, электрон мәгълүматны үз эченә алган Россия Федерациясе гражданины паспортын рәсмиләштерү һәм алу;

- Россия Федерациясе гражданнарын Россия Федерациясе чикләрендә күченеп килү һәм яшәү урыннары буенча теркәү.

Миграция өлкәсендә электрон дәүләт хезмәтләреннән файдалануның өстенлекләре күп. Интернет аша гариза язганда (яңа буын чит ил паспорты алудан кала) гражданинга бүлеккә бер генә мәртәбә килергә кирәк була. Дәүләт хезмәтләреннән файдаланганда (шулай ук яңа буын чит ил паспортына фотографиягә төшкәндә) кабул итү өстенлекле тәртиптә бара. Дәүләт хезмәтләре күрсәтүне сораган гариза бланклары тутырылмый.

Боларга өстәп, вакыт һәм акча экономияләнә, чиратта торасы юк, интернет аша гына консультация алырга була, мөрәҗәгать итү өчен үзеңә уңайлы вакытны сайлыйсың, биргән гаризаның каралу статусын шулай ук интернет аша белеп торасың, хезмәтләр турында мөстәкыйль рәвештә мәгълүмат ала аласың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев