10 август 2018 яңалыклары
-
Чаллыдагы беби-бокска яңа туган сабыйны ташлап калдырганнар
Табиблар кыз баланы караганнан соң, аның сау-сәламәт булуын һәм зыян күрмәвен ачыклаган.
-
Фаил Камаев: «Круглое Поле поселогы йөзү үзәгенә әйләнер дип ышанам»
Чәршәмбе көнне Круглое Поле поселогы халкы һәм, гомумән, барлык тукайлылар өчен тарихи вакыйга булды – поселоктагы парк янындагы мәйданчыкта республика программасы кысаларында төзелгән ябык бассейн ачылды, аңа «Акчарлак» дигән исем бирелде. Районда моңа кадәр бассейннар юк иде, бу беренчесе булды. Әйтеп үтәргә кирәк, бу көнне республиканың тагын алты районында – Мамадышта, Югары Осланда, Теләчедә, Түбән Камада, Питрәчтә һәм Кама Аланы бистәсендә нәкъ шундый типтагы бассейннар куллануга тапшырылды.
-
Фото сөючеләрне “Россия сулары” бәйгесендә катнашырга чакыралар
Россиядәге елга, күлләргә, сулыкларга багышланган фотографияләр бәйгесе быелның 6 октябренә кадәр дәвам итәчәк.
-
Десантчылар митингка гаиләләре белән килгән иде
Һава-десант гаскәрләре күптән түгел һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Быел ул Россиядә 88нче мәртәбә уздырылды. Кнәз авыл җирлегендә дә бу датаны ел саен искә алалар.
-
Тукай районында юл инспекторлары рейс автобусында барган исерек йөртүчене тоткарлаганнар
Татарстанда егерме кеше утырган рейс автобусындагы исерек йөртүчене тоткарлаганнар. Ир-атны транспорт йөртүдән тыйганнар, автобусны махсус тукталышка илткәннәр.
-
Болытлар бер-беренә каршы килсә, һава бозылып, яңгыр булып торыр
ҺАВА ТОРЫШЫ