10 июль 2019 яңалыклары
-
2019 елда Татарстан мәгариф оешмаларын ремонтлау өчен 3 млрд сум бүлеп бирелгән
Республикада агымдагы елда барлыгы 150 мәгариф учреждениесен капиталь ремонтлау күздә тотыла.
-
Татарстанда күпфатирлы йортлар ремонтына 5 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән
2019 елда республикада барлыгы 942 күпфатирлы торак йорт капиталь ремонт узарга тиеш.
-
Җәяүле хатын-кызны бәрдерделәр
Узган атнада кеше сәламәтлегенә зыян китерү һәм үлем белән бәйле өч юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. 1 июльдә Яр Чаллы – «Татарстан» совхозы поселогы юлында иртәнге сәгать 7 тулганда «ВАЗ-21140» автомобиле каршы юнәлештәге полосага чыгып, «Дэу Матиз» белән бәрелешә. Нәтиҗәдә «ВАЗ-21140»ның 13 яшьлек пассажиры, «Дэу Матиз»ның 35 яшьлек йөртүчесе һәм 39 яшьлек пассажир хатын-кызы төрле җәрәхәтләр ала.
-
Корткычлар күбәя – вакытында котылырга кирәк
«Россельхозцентр» федераль дәүләт учреждениесенең ТР буенча районара филиалы җитәкчесе Назим Сәләхетдинов атналык киңәшмәдә ясаган чыгышында бүген район басуларында эшнең торышына тукталды.
-
Кортларның куркынычсызлыгы
«Россельхознадзор» федераль хезмәтенең район филиалы җитәкчесе Александр Литвинов хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә бал кортларының куркынычсызлыгы мәсьәләсен күтәрде.
-
Җәй яме – кырларда
Районда тулы куәтенә терлек азыгы әзерләү бара. Бүгенге көндә район буенча терлекләрне кышлату өчен 27 мең тонна сенаж, 12 мең тонна печән hәм 73 тонна яфраказык әзерләнде. Күпьеллык үләннәрнең беренче катын чабу төгәлләнде. Хуҗалыклар берьеллык үләннәргә керештеләр. Белгечләр фикеренчә, бу саннар чик түгел. Тукайлыларның кышка җитәрлек азык әзерләү мөмкинлекләре зур. Бер баш шартлы терлеккә 10,8 берәмлек азык туры килә. Республика күләмендә бу күрсәткеч уртача 10,9 берәмлек. Терлек азыгы әзерләү буенча без республикада яхшылар рәтендә. Моңа быелгы hава торышы да, урыннарда эшне югары дәрәҗәдә оештыру да уңай йогынты ясады.
-
Электр җиһазларының төзексезлеге сәбәпче
Узган атнада район территориясендә өч урында янгын чыгу теркәлгән. Бу турыда хакимияттә үткән киңәшмәдә күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән инспекторы Артем Асеев хәбәр итте.
-
Балалар хезмәте
Район мәшгульлек үзәге башлыгы Татьяна Сиврюкның хәбәр итүенчә, бүгенге көндә «Р-Агро» хуҗалыгында – 8, Круглое Поле авыл җирлегендә – 1, «Ышаныч» идарә компаниясендә – 3, «Биклән» җитештерү кооперативында – 5, «Кама-Бекон» хуҗалыгында 8 бала белән вакытлыча эшкә алу турында килешү төзелгән.