Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Корткычлар күбәя – вакытында котылырга кирәк

«Россельхозцентр» федераль дәүләт учреждениесенең ТР буенча районара филиалы җитәкчесе Назим Сәләхетдинов атналык киңәшмәдә ясаган чыгышында бүген район басуларында эшнең торышына тукталды.

Хәзерге көндә терлек азыгы әзерләү дәвам итә, хуҗалыклар үләннәрнең беренче катын чабып алдылар, чәчүлекләрне карау, яфрактан тукландыру бара. Бүгенгә 47009 гектар мәйдан бөҗәкләргә каршы, 70195 гектар мәйдан – чүп үләннәренә, 44091 гектар җир авыруларга каршы эшкәртелгән. 47844 гектарда культуралар яфрактан тукландырылган. 
Телә, кандала, коңгыз кебек корткычлар саны арта. Бөҗәкләргә каршы эшкәртелмәгән мәйданнарда уңышның 30 проценты югалырга мөмкин. Шуңа күрә бу эшне соңга калмыйча башкару мөһим.
Төнлә һава температурасының салкын булуы үсемлекләрнең үсешен тоткарлый. Бу игеннәрне җыя башлауны соңга калдырачак, шуңа күрә авыл хуҗалыгы предприятиеләре уңышны кыска вакытта җыеп алырга әзер булырга тиеш. 
Белгеч шулай ук аграрийларның игътибарын басу кырыйларын чабу кирәклегенә юнәлтте. Беренчедән, бу матурлык, тәртип булса, икенчедән, чабылмаган очракта анда үскән чүп үләннәре игеннәрне җыеп алу вакытында складларга кайтачак, бөртекләрне чүпләячәк.
Районда бөртекле һәм кузаклы культураларның 65 проценты орлыкка алыначак. Бу мәйданнарда апробация үткәрергә һәм культураның орлык өчен яраклы булуын билгеләргә кирәклеген искәртте Назим Минвәли улы. 
Гадәттә августның 15ләрендә көзге чәчү башлана. Соңгы вакытта көзге арыш үстерүгә кызыксыну кимеде, күбрәк бодайга игътибар бирелә. Ләкин арышның да бөртек запасында үз урыны бар. Ул һәрвакыт бөртек һәм салам өчен әһәмиятле культура булды, дип белдерде тәҗрибәле белгеч. 
Көзге чәчүгә орлык районда җитәрлек, бүген аны сортларга аеру һәм калибровкалау бара. Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта һәм «Кама» агрофирмасында бөртек сату өчен дә әзерләнгән. 
Назим Сәләхетдинов көзге чәчү өчен туфракны әзерләү эшен дә тизләтүне сорады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев