Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар хезмәте 

Район мәшгульлек үзәге башлыгы Татьяна Сиврюкның хәбәр итүенчә, бүгенге көндә «Р-Агро» хуҗалыгында – 8, Круглое Поле авыл җирлегендә – 1, «Ышаныч» идарә компаниясендә – 3, «Биклән» җитештерү кооперативында – 5, «Кама-Бекон» хуҗалыгында 8 бала белән вакытлыча эшкә алу турында килешү төзелгән.

Июль һәм август айларында балалар «Гигант», «Ярыш», «Р-Агро», «Кама Бекон» хуҗалыкларына, Биклән җитештерү кооперативына һәм Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкка комбайнчы ярдәмчесе булып эшкә урнашачак. Тулы көннәрне эшләгәндә эш бирүчедән ким дигәндә 11163 сум (минималь хезмәт хакы) һәм үзәктән өстәмә рәвештә 1500 сум хезмәт хакы түләү каралган. Эш күләменә һәм сәгатьләренә карап, бу акча шактый гына артырга да мөмкин. «Барлык оешма-предприятиеләр дә укучыларны эшкә алу турында уйласын иде» – дип белдерде район башлыгы Фаил Камаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев