Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәяүле хатын-кызны бәрдерделәр

Узган атнада кеше сәламәтлегенә зыян китерү һәм үлем белән бәйле өч юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. 1 июльдә Яр Чаллы – «Татарстан» совхозы поселогы юлында иртәнге сәгать 7 тулганда «ВАЗ-21140» автомобиле каршы юнәлештәге полосага чыгып, «Дэу Матиз» белән бәрелешә. Нәтиҗәдә «ВАЗ-21140»ның 13 яшьлек пассажиры, «Дэу Матиз»ның 35 яшьлек йөртүчесе һәм 39 яшьлек пассажир хатын-кызы төрле җәрәхәтләр ала.

4 июльдә Яңа поселогында «Киа Рио» автомобилен йөртүче 40 яшьлек ир-ат, тиешле дистанцияне сакламыйча, алда барган «Лада Гранта» машинасына бәрелә. «Киа Рио» йөртүчесе исерек була. Һәлакәттә бер гаепсез кешеләр имгәнә. «Лада Гранта»ның 60 яшьлек йөртүчесе (хатын-кыз) һәм аның пассажиры – Яр Чаллыда яшәүче 12 яшьлек малай ашыгыч ярдәм күрсәтү дәваханәсенә озатылалар. 
5 июльдә Яр Чаллы – Сарман трассасының 10нчы километрында кичке сәгать 7 тулгач җәяүле хатын-кызны бәрдерәләр. Вахта автобусыннан төшкән әлеге хатын-кыз җәяүле кичүе аша чыга торган була. «ВАЗ-21140» машинасы, бу урында рөхсәт ителмәсә дә, алда барган автомобильне узарга чыга һәм җәяүлене бәрдерә. Әлеге машина артыннан ук икенче «ундүртле» килә һәм ул икенче кат җәяүлене бәрә. 48 яшьлек хатын-кыз алынган җәрәхәтләреннән урында ук җан бирә. 
Атна дәвамында ЮХИДИ инспекторлары юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 262 очрагын теркәгән. Шуның 3есе алкоголь кулланган килеш руль артына утыру белән бәйле. Кагыйдә бозуларның иң күбе куркынычсызлык каешын эләктермәүгә кагылышлы. Хокук саклаучылар шундый 62 йөртүчене туктатканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев