9 июль 2020 яңалыклары
-
Тәртип бозучыга 500 сум штраф
Тукай районының бер авылында 41 яшьлек ир-ат, алкогольле эчемлекләр кулланган хәлдә, үз йорты янында тавыш чыгара. Ул кешеләр янында әшәке сүзләр белән сүгенә, куллары белән селтәнә.
-
Азык-төлек белән агуланмагыз
Санкцияләнмәгән сәүдә урыннарында азык-төлек сатып алуга бәйле хәвеф-хәтәр турында халыкка аңлату эшләре алып бару максатыннан Роспотребнадзорның территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Л.Нәфигуллин үз киңәшләрен бирә.
-
Августта ишекләрен ачачак
Август аенда районда өч спорт объекты файдалануга тапшырылыр дип көтелә.
-
Сездә чәчәкләр үсәме?
Язгы санитар чистарту һәм төзекләндерүдән соң район җитәкчеләре авыл җирлекләрендә башкарылган эшне тикшереп чыккан иде. Тикшерү барышында башкарылган эшләр белән бергә җитешсезлекләр дә күренде. Аларны бетерү өчен ниләр эшләнгәнен күреп кайту өчен район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев җитәкчелегендәге комиссия шушы көннәрдә тагын бер кат авылларда булды.
-
Савымчылар бәйгесе
Быел район сыер савучылары арасындагы һөнәри бәйге «Биклән» хуҗалыгында булачак.
-
Район башлыгы газетага интервью бирде
Тукай районы башлыгы Фаил Камаев «Якты юл» («Светлый путь») газетасына интервью бирде.